Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов: «Эш судка килеп терәлгәч, соң була»

Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү   идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, әнә ш...

Актаныш районы башлыгы Ленар Рафак улы Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү   идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясап, әнә шундый фикер әйтте.
– Проблемалары белән ЗАГС бүлегенә яки аерылышырга дип, судка килгән гаиләне инде саклап калып булмый, шуңа күрә дә без мондый гаиләләрне алдан күреп, аларны чакырып сөйләшү максатын куябыз. 2021 ел белән чагыштырганда, районда аерылышучылар саны 13% ка кимеде, республикада бу күрсәткеч 2% тәшкил итә,– ди район башлыгы.
Районда гаилә иминлеген, традицион гаилә кыйммәтләрен,  гаилә институтын пропагандалауга ныгытуга юнәлдерелгән  эшләре шактый актанышлыларның.   
–Соңгы ун елда районда эшләп килгән «Яшь гаилә мәктәбе»ндә  өлкән сыйныф укучылары да, яшь парлар да катнаша. Анда гаиләдә әти һәм әнинең тоткан роле, яңа туган балага исем сайлауның үзенчәлекләре турында сөйлиләр. Психолог Фәһимә Зиннуровна  үзеңә тиң яр сайлау, гаилә бәхетен саклау хакында сүз алып барса, гинеколог Анжелика Эдуардовна яшь аналарның  сәламәтлеген кайгырткан мәсьәләләрне күтәрә. Гөлфинә Баяновна, ЗАГС бүлеге эшчәнлеге белән таныштырып, документлар (шул ук вакытта электрон документлар) бирү шартлары хакында аңлата,– ди  Ленар Рафак улы.
«Ныклы гаилә» проекты кысаларында ел дәвамында дистәләгән «алтын», «зөбәрҗәт», «бриллиант» туйларын билгеләп үтүчеләргә хакимият башлыгының котлавы, истәлек бүләге  тапшырылу; «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» көнендә  озак еллар үрнәк гаилә булып яшәп, тәрбияле балалар үстергән гаиләләргә «Пар балдаклар» аллеясында «Мәхәббәт һәм тугрылык  өчен» медальләре тапшырылу да  Актанышта күркәм традициягә әверелгән.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ