Кичә Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Башкортстан делегациясе булды.
Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре, Уфа, Күмертау, Сибай шәһәрләре, Илеш районы мәгариф идарәләре белгечләрен Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Нурлыева, гимназия-интернат директоры Венера Хәева -Хәмитҗанова каршы алды һәм уку йортының эшчәнлеге белән таныштырды.
Үзара тәҗрибә уртаклашу, гимназиянең заманча шартларда эшчәнлек алып баруы кунакларда зур кызыксыну уятты. Шунысын да әйтик: аннан алда актанышлылар ут күршедә яшәүче коллегалары янында булып кайтканнар иде. Мондый тәҗрибә уртаклашулар ике як өчен дә отышлы һәм ул дәвамлы булыр дигән өмет бар.
Альберт Сабиров