Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга мәктәпләре «Күңелле стартлар» эстафетасының файдасын күрә

Алабугада мәктәп укучылары арасында узган ел уздырылган «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасын бу уку елында да дәвам иттерергә булдылар. Анда җиңеп чыгучыларның һәрберсе  миллион ярым сум күл...

Алабугада мәктәп укучылары арасында узган ел уздырылган «Күңелле стартлар» муниципаль эстафетасын бу уку елында да дәвам иттерергә булдылар. Анда җиңеп чыгучыларның һәрберсе  миллион ярым сум күләмендәге грант акчасына ия булачак. Узган сезон җиңүчеләре исә алынган грант акчаларын файдаланганнар да инде. Былтыргы җиңүчеләр дүртәү иде: Алабугадагы 9 нчы урта мәктәп, 2 нче һәм 4 нче гимназияләр, шулай ук Алабуга политехник көллияте. Һәрберсе грант акчалары ярдәмендә үз проектларын тормышка ашыра алды. Мәсәлән, 4 нче гимназиядә акчаларны спорт залын, мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәләрен, электр системасын төзекләндерүгә тотканнар. Быел да алар, үз төркемнәрендә җиңеп чыгып, грант акчасын мәктәпнең «Рекорд» спорт клубын үстерүгә юнәлтергә ниятләп тора.
Алабуганың 2 нче татар гимназиясендә исә грант акчасы хисабына теплицаның түбәсен кабаттан япканнар, аңа керү юллары алыштырылган, стеналары эчтән дә, тыштан да акшарлап буялган, бетон идән тулысы белән яңадан җәелгән, яңа плитәләр түшәлгән, гимназия тирәли киртәне дә алыштырганнар.  
9 нчы урта мәктәптә дә грант акчасының әҗерен шактый күргәннәр. Откан 1,5 миллион сум акчага хоккей корты төзекләндергәннәр, аның идәненә бетон җәеп, кырларын пыяла-пластикка алыштырганнар.
Алабуганың политехник көллиятендә исә грант акчасына трактор сатып алу өчен документлар әзерләү белән мәшгульләр.  
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ