Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада балаларның җәйге ялын оештыруга керешкәннәр

«Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә» дигән халык әйтемен ситә тотып эш итәргә яраталар Алабугада. Менә шунлыктан да инде, әле укучыларның җәйге каникулы башланырга ай ярым вакыт булуга да карамаста...

«Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә» дигән халык әйтемен ситә тотып эш итәргә яраталар Алабугада. Менә шунлыктан да инде, әле укучыларның җәйге каникулы башланырга ай ярым вакыт булуга да карамастан, Алабуга районы мәгариф идарәсе балаларның ялын оештыруга бүгеннән үк ныклап алынган.  
Шунысы сөендерә: Роспотребнадзор тарафыннан мәктәп яны лагерьларын ачуга быел тыюлар юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы  тарафыннан райондагы мәктәп яны лагерьларына 1530 балага квота билгеләнгән. Алабугадагы шәһәр һәм район мәктәпләре лагерьлары ике смена эшлзячәк: беренче сменада 1 июньнән 25 июньгә кадәр 1146бала, ә икенче сменада 1 июльдән 26 июльгә кадәр 384 бала ял итәчәк. Беренче чиратта лагерьлар аз керемле гаилә балаларын, шулай ук үз-үзенә хезмәт күрсәтә ала торган инвалид балаларны кабул итәчәк. Авыл мәктәпләре янында хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылачак.
Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, яшь алабугалылар шулай ук «Урман әкияте», «Яшь төзүче», «Буревестник» һәм «Космос» лагерьларында да ял итә алачак. Тик Роспотребнадзор быелга лагерьларны 75 процентка гына тутыруны рөхсәт иткән.
«Урман әкияте» лагерьларында – яшь спортчылар, ә «Яшь төзүче»дә бюджет һәм коммерция оешмалары хезмәткәрләренең балалары ял итәргә тиеш. Стационар лагерьлардан тыш, районда «Бригантина» һәм «Патриот» палатка лагерьларын да оештыру планлаштырыла.
Табигать бераз җылынып. лагерьларга илтүче юллар кипшерүгә төзүчеләр лагерьларны балаларны кабул итүгә әзерләү эшенә керешәчәк.
                          Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ