Алабуганың яшь гвардиячеләре уен мәйданчыкларын тәртипкә китерде

Балалар – безнең киләчәгебез. Бу хакыйкатьне  Алабуганың яшь гвардиячеләре  сүздә генә түгел, ә конкрет игелекле эш-гамәлләре белән раслап яшәргә ярата. Алабуга политехника көллиятенең «Бердәм Россия» партиясе «Яшь гвардия» җирле бүлеге активистларының  балалар өчен уен мәйданчыгын тәртипкә китерүе – шуның ачык дәлиле. 

Каланың Гассар урамындагы 20 А йорты ишегалдындагы мәйданчык яңартуга күптәннән мохтаҗ иде. Буяулары купкан, утыргычсыз атынгычлар, ватылган комлык, әлбәттә, балаларны һич тә җәлеп итми иде.

– Ишегалды аша йөргәндә, балаларның бу мәйданчыкны урап узуына игътибар иттем. Баксаң, биредә уен өчен шартлар юк икән. Шуннан уйладык та, кечкенә алабугалыларга үзебездән шундый бүләк ясарга булдык. Әледән-әле балалар өчен төрле чаралар үткәрергә мөмкин, ләкин алар үтә дә китә, ә менә матур һәм куркынычсыз уен мәйданчыгы әле озак вакыт буенча балаларны һәм аларның әти-әниләрен куандырып торачак, – дип сөйләде «Яшь гвардия»нең Алабуга җирле бүлеге штабы җитәкчесе Роман Епанешников.

Роман үзе һәм аның белән тагын дүрт яшь гвардияче егет-кыз мәйданчыктагы уен элементларының иске буяуларын яңартты, атынгычларга утыргычлар ясады, гомумән, корылмаларны төзекләндерде. Бу эштә аларга «Яңарыш» территориаль җәмәгать үзидарәсе хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте.

Башкарыласы эшләр әле шактый: буяу эшләрен тәмамлыйсы, ком китерәсе бар. Кыскасы, мәйданчыкны төрле яшьтәге балалар өчен имин һәм кызыклы итәргә кирәк. «Яшь гвардия»челәрнең планнары зурдан. Роман Епанешников әйтүенчә, алар биредә балалар өчен төрле профилактик чаралар да, «кыен» үсмерләр белән сөйләшүләр дә үткәрергә ниятли.  

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.