«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы тәкъдим ителә

Иртәгә 21 декабрь 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча эшләнгән тулы метражлы анимацион фильмын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе, фильмны эшләүчеләр һәм артистлар белән очрашу була.

Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән булдырылган.

Тиздән фильмны кинотеатрларда күрсәтергә җыеналар. «Татармультфильм» аны төрле районнарда, шәһәрләрдә дә тәкъдим итәргә планлаштыра. 68 минутлык фильм тулысынча татар телендә бара. 

Фильмның персонажларын тавышландыруда Камал театры артистлары катнашты. Әҗәл ролен Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Әлмәндәрне Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, Искәндәрне Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров башкара. Фильмның режиссёры – Сергей Киатров.

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *