Логотип Магариф уку
Цитата:

Алименттан качып йөрсәләр

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре, дип нихәтле генә җырламасыннар, никахлар таркала, балалар ятим кала тора. Бер яктан, сабыйлар рухи тетрәнү кичерсә, икенче яктан, аерылышу гаиләнең матди хә...

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре, дип нихәтле генә җырламасыннар, никахлар таркала, балалар ятим кала тора. Бер яктан, сабыйлар рухи тетрәнү кичерсә, икенче яктан, аерылышу гаиләнең матди хәленә «суга». Ятим калган балаларын бернинди килешү төземичә дә тәэмин итеп торучылар бар-барын. Тик, ни кызганыч, алар күп түгел. Байтак кына кешегә, баласын матди тәэмин итү өчен, алимент акчасын суд аша юллап алырга туры килә. Шул хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәте баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча эшләрне үтәтүне оештыру бүлеге башлыгы Альберт ИБӘТУЛЛИН белән әңгәмә кордык.
– Альберт Рәисович, аңлатыгыз әле: алимент кемгә тиеш һәм аны  кем билгели?
– Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә ата-аналар балигъ булмаган балаларын кайгыртып торырга тиеш. Алар аерылышкан сурәттә балаларын ни рәвешле кайгыртып торачаклары турында үзара шәхси килешү төзергә бурычлы. Бу килешү нотариус тарафыннан расланырга тиеш. Әгәр ата яки ана кеше баласын матди тәэмин итүдән читләшә икән, аны карауга кирәкле алимент акчасы суд аша алына. Сабые янында калган ата    яки анадан тыш, баланы кайгыртырга бурычлылар– асрамага алучылар, уллыкка яки кызлыкка алучылар, караучысыз калган ятимнәрне тәрбия кылучы оешмалар, кайгырту (опека) органнары да, атадан яки анадан балигъ булмаган бала өчен алимент түләтүләрен таләп итеп, судка  мөрәҗәгать итә ала.
– Закон буенча алимент күләме ничек билгеләнә?
– Килешү нигезендә алимент түләгәндә, аның күләмен ата-аналар үзләре билгели. Тик аның күләме суд аша  түләткәннән кимрәк булмаска тиеш. Килешү булмаган очракта балигъ булмаган балалар өчен ата-аналардан ай саен түбәндәге күләмдә акча алына: бер бала өчен – хезмәт хакының һәм башка керемнәренең дүрттән бере, ике бала өчен – өчтән бере, өч һәм аннан да күбрәк бала өчен – яртысы. Әлеге өлешләрнең күләме, тарафларның матди һәм гаилә хәленә, башка игътибарга лаеклы шартларга карап, суд тарафыннан арттырылырга яки киметелергә мөмкин. Бу шартлар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: алимент түләүченең башка балигъ булмаган яки балигъ булып та эшкә сәләтсез балалары яки закон буенча ул тәрбияләргә  тиешле кешеләре булуы, алимент түләүченең аз керем алуы яки сәламәтлеге начараю (олы яшьтә булу сәбәпле эшли алмавы яки авырып торуы), алимент түләнүче балада озак дәваланырга тиешле авыру ачыклануы. Алимент акчалата да түләнә ала. Алимент түләргә тиешле әти яки әни кешенең даими эше, башка керер җире булмаганда; хезмәт хакы үзгәреп торганда; хезмәт хакын әйберләтә яки чит ил акчасында алганда, суд алиментны акчалата түләттерергә хаклы.
– Спорт секциясенә, балалар бакчасына йөргән өчен түләү, зарур булган әйберләрне сатып алу алимент акчасына кертеп исәпләнәме?
– Юк, фәкать акча күчереп түләүләр генә исәпкә алына. Уенчык, кием алу яки башка төрле ярдәм алимент булып саналмый. Алимент килешүдә яки үтәтү документында билгеләнгән аралыкта һәм күләмдә түләнергә тиеш.
– Алиментларга ничек индексация ясала, аларның минималь күләме нихәтле?
– Акчалата алынган алиментка гына индексация ясала. Аны яшәү минимумының күләме артуга карап, суд приставы-башкаручы яки алимент түләүченең эш урынындагы бухгалтерия ясый.
– Әйтик, балага ун яшь, ди, никах исә сабыйга өч яшьтә үк таркалган. Узган еллар өчен дә алимент түләвен таләп итеп буламы? Аның түләми йөргәнен ничек исбатларга?
– Алимент судка мөрәҗәгать иткән вакыттан билгеләнә. Әгәр суд моңарчы да каршы тарафтан акча алу өчен чаралар күрелүен, тик алимент түләргә тиешле затның моннан баш тартып, читләшеп йөрүен ачыклый алса, мөрәҗәгать иткәннән алдагы өч ел өчен дә алимент түләттерергә мөмкин. 
– Үтәтү документы алынып та, берничә ел дәвамында суд приставлары хезмәтенә алып барып күрсәтелмәсә, бурычны судка мөрәҗәгать иткән барча вакыт өчен исәплиләрме?
– Үтәтү документы алынып та, ниндидер сәбәпләр аркасында үтәтүчеләргә күрсәтелмәгән икән, дәгъвачы бу чор өчен алимент түләнмәвен хәбәр итсә, алимент түләргә тиешле зат түләгәнен раслаучы документларын күрсәтә алмаса, суд приставы алдагы өч ел өчен дә җыелган бурычларны исәпли.
– Суд приставлары хезмәтенә ничек мөрәҗәгать итәргә? Нинди документлар җыярга?
–Үтәтү документы үтәтү эшен кузгату турындагы гариза белән бергә бурычлы кешенең яшәү урынындагы суд приставлары бүлегенә тапшырыла. Дәгъвачы анда бурычлының эш урыны, милке яки яшәү урынын алыштыруы турында да хәбәр итәргә мөмкин. Әгәр дәгъвачы эшне кайсы суд приставлары бүлегенә  тапшырырга белми икән, үтәтү документын туп-туры идарәбезгә дә алып килеп бирә ала.
– Суд приставлары алимент түләмәүчегә эш табышырга  булыша ала диюләре дөресме? Мондый очраклар еш буламы, бу чара ни дәрәҗәдә нәтиҗәле?
– Бурычлы беркайда да эшләмәгән очракта, алимент түләттерү кысасында, суд приставы-башкаручы бурычлыга, эшсез сыйфатында исәпкә басу һәм тора-бара эшкә урнашу өчен, мәшгульлек үзәгенә юллама бирә. Конституциядә гражданнарның хезмәткә хокукы беркетелгәнгә, мондый юллама мәҗбүри үтәтү чарасы була алмый. Бурычлы үз ирке белән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә.
Быел шундый 805 юллама бирелде. Эш эзләүче сыйфатында 298 кеше исәпкә басты. Бурычлы эшсезлек буенча пособие ала башлауга суд приставлары билгеләнгән пособиедән алимент өлешен тотып кала.
– Алимент түләүдән качып йөрүчеләргә карата суд приставлары  нинди чаралар күрә? Боларның кайсы нәтиҗәлерәк?
– Әгәр бурычлы алиментын вакытында түләми икән, билгеле, бурыч җыела. Мәҗбүри үтәтү чарасын күрү өчен бу инде нигез дә булып тора. Суд приставы эш кузгаткан сурәттә бурычлының милке, эш урыны турында мәгълүмат җыя. Алимент түләмәгән очракта, суд приставы бурычлының милкенә арест салу өчен чара күрә, эш хакыннан алимент акчасы тотып калу турында карар чыгара. Алимент шундый нәрсә: пристав эш хакының 70 процентына кадәр өлешен тотып калу турында карар чыгарырга мөмкин. Хәтта ул машина йөртү хокукын чикләргә, чит илгә чыгуны тыярга мөмкин. Хәзерге вакытта ун меңләп бурычлының алименты эш хакыннан тотып калына, 2400 ләп кешенең махсус хокукы чикләнде, аерым алганда, быел гына 1437 кешенең милкенә, шул исәптән автотранспортына арест салынды.
– Алимент түләмәгән өчен закон тарафыннан нинди җаваплылыклар каралган? Түләүне сузган өчен штраф, иректән мәхрүм итүме?
– Әгәр бурычлы алиментны түләү өчен чаралар күрмәсә, аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 нче маддәсе нигезендә административ беркетмә төзелә. Әлеге хокук бозу өчен җәза – 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки уннан алып унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу. Административ җаваплылыкка тартылганнарның яртысы  алиментын түли башлый. Әлеге чара нәтиҗәсез калса, пристав бурычлыны РФ Җинаять кодексының 157 нче маддәсе нигезендә җинаять җавап-
лылыгына тарту буенча чаралар күрә. Әлеге җинаять өчен җәза – бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эш, өч айга кадәр кулга алу яки бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.
Без быел Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 нче маддәсе нигезендә 1744 бурычлыны административ җаваплылыкка тарттык. Быел 773 бурычлы җинаять җаваплылыгына тартылды. Сүз уңаеннан, җинаять җаваплылыгы алимент түләү зарурлыгыннан азат итми.
Алимент түләүләрен без аерым игътибарда тотабыз. Һәр айның беренче җомгасында гражданнарны алимент акчасын эзләтеп алу буенча республика онлайн кабул итәбез. Әлеге кабул итүнең үзенчәлеге шунда: гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең мәсьәләләрен без гариза бирелгән мәлдән хәл итә башлыйбыз. Идарә аппараты хезмәткәрләре гозер белән мөрәҗәгать итүчеләрнең эше нинди дәрәҗәдә башкарылуын өйрәнеп, аңа нинди чаралар күрелүен хәбәр итә. Бу рәвешле елдан артык кабул итәбез.
– Алимент түләмәүчеләр арасында чит ил ватандашлары бармы? Байтак кына кеше Татарстанга акча эшләргә килә, монда өйләнә дә берничә елдан ватанына кайтып китә, баласын  оныта. Мондый очраклар аз түгелдер.
– Әйе, мондый очраклар булгалап тора. Россия гражданына караганда, чит ил ватандашыннан алимент түләттерү катлаулырак. Элеккеге ярлар арадашчыдан башка да килешергә мөмкин. Әмма чит ил кешеләре белән никахлашканда, алимент алуның ике генә ышанычлы юлы бар. Болар – суд эше башлап җибәрү яки алимент түләү турында нотариус килешүе төзү.
Баланың әтисе Россия җирендә булганда алимент түләтү эше башланган сурәттә, пристав-башкаручы аның Россия Федерациясеннән китүен тыю турында күрсәтмә чыгара. Әгәр баланың әтисе инде ватанына кайтып киткән, анда теркәлгән һәм яши башлаган икән, алимент түләтү мөмкин түгел диярлек. Мондый очракта алимент таләп иттерүче акча түләтү турында карар чыгарган судка мөрәҗәгать итеп, әлеге чит дәүләт биләмәсендә Россия судының карарын тануларын һәм мәҗбүри үтәтүгә рөхсәт бирүләрен сорап гариза язарга хаклы. Гаризаны ни рәвеш-
ле язу мәсьәләсендә Россия Юстиция министрлыгының Халыкара хокук һәм хезмәттәшлек департаментындагы халыкара хокукый ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез. Аның адресы: 119991, ГСП-1, Мәскәү шәһәре, Житная урамы, 14 й.
Элеккеге ярлар арадашчыдан башка да килешергә мөмкин. Әмма чит ил кешеләре белән никахлашканда, алимент алуның ике генә ышанычлы юлы бар. Болар – суд эше башлап җибәрү яки алимент түләү турында нотариус килешүе төзү. Әгәр баланың әтисе инде ватанына кайтып киткән, анда теркәлгән һәм яши башлаган икән, алимент түләтү мөмкин түгел диярлек.
 Язма Суд департаменты хезмәтенең матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ