Аллергиклар бакчага бара

Чиратың вакытында килеп җитеп, балаңны бакчага озату – үзе бер күңелле мәшәкать. Сабые аллергиядән интеккән әти-әниләр өчен генә борчу бетми. Өйдәге кебек яраклы ризык кына ашатмыйлар бит бакчада. Һәр баланың туган көненә ата-ана баллы тәм-том да алып килә. Тәрбиячеләр күзәтеп бетерә алырмы?

Телефондагы әти-әниләр аралаша торган чатта, бу хакта сүз кузгалуга, һәркем үз очрагын сөйләп калыр-
га ашыкты. Дөресен әйтим, замана чире дип күпме генә сөйләсәк тә, чынбарлыкта аллергия шулкадәр актуаль дип уйламаган идем.

Мария:

 «Балачактан үзем цитрусларга һәм шоколадка булган аллергиядән интектем. Бер очрак хәтеремдә уелып калды. Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай мандарин белән шоколад өләште. «Кызыгып калмасын, бер кисәктән берни булмас», –
дип, миңа да берәр телемнән авыз итәргә рөхсәт бирелде. Бәйрәм азагы сырхауханә белән тәмамланды, авыз һәм үңәчтәге лайлалы тышча ялкынсынып, үз-үземне белештермәс хәлгә килгән идем».

Лилия:

«Олы кызым – аллергик, бакчага иртәнге аш узгач кына килә идек. Ризыкны өйдән алып килү тыелган бит, шуңа күрә гадәти садикка йөри алмадык. Аллергоөстәл булган бакчага күчәргә туры килде».

Регина:

«Олы улым садикта аллергоөстәл менюсы буенча тукланды. Шундый шартлар булса да, хәтта аллергикларга рөхсәт ителгән туклану да килешми иде безгә. Ярый, ул чакта бакча җитәкчелеге хәлебезгә керде: ризыкны өйдән термоска салып җибәрә идем. Йоклап торганнан соң, балам әчкелтем сөт ризыклары белән канәгатьләнде».

Урынны озак көтеп алган бакчага бару бәхетенә ирешкәч кенә менә шундый хәлләргә юлыкмас өчен, баласы замана чиреннән интеккән әти-әниләргә тәкъдим ителгән тәрбия учагында аллергоөстәл булу-булмавын алдан белешеп кую мәслихәт.

– Казанда балалар өчен махсус туклану оештырылган аерым бакчалар бар. Санаулы гына продуктларны кулланырга ярамаучыларын әти-әниләр аллергоөстәлсез бакчаларга да китерә. Төркемнәрдә 1-2 булса да, аллергияле бала булмый калмый, – ди Казан шәһәренең
167 нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Галләмова. –
Андыйлар бездә дә бар. Шәфкать туташыбыз сәламәтлеккә кагылган мәсьәләләрдә бик катгый. «Минем балага кәнфит һәм сөт ярамый», – дип, телдән әйтүне генә кабул итми. Табиб белешмәсе кирәк. Шуның нигезендә кайсы балага нәрсә ашау тыелганлыгы турында исемлек элеп куябыз.

Аллергия – шәһәрдә яшәүчеләр авыруы. Республика балалар клиник хастаханәсендәге республика клиник иммунология үзәге мөдире Алексей Лунцов шулай дип саный. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында Казан, Әлмәт, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күбрәк булуы да белгеч сүзләренә мөһер суга кебек. «Аллергия икътисад, санитария ягыннан артта калган илләрдә яшәүчеләрдә күзәтелми, – ди ул. – Баланың туфракта, чирәмдә уйнап үсүен, хайваннар тирәсендә кайнашуын, бакчадан өзеп яшелчә, җиләк-җимеш ашавын стерильлеккә омтылган шәһәр кешесе кабул итә алмаса да, иммунитетны ныгыту өчен, авылдагы тормыш –
иң дөресе».

Авыл гына да коткармый кайчакта. Исемен күрсәтергә теләмәгән Г. ханымның улы да кечкенә чакта аллергиядән интегә. Иң кыены – аның нидән икәнен озак ачыклый алмыйлар: «Туктаусыз томау төшә, тәне бозыла иде баламның. Беренче мәлдә аллергия дип уйлап та карамадык. Кәнфит ише баллы ризыкларны болай да бирми идем. Һаман вирус эләккәндер дип дәваландык. Тәҗрибәле табиб кулына килеп эләккәч кенә: «Балагыз-
ны бәрәңге ашатып үтерәсез бит», – дип шаккаттырды. Чынлап та, бәрәңге ризыкларын чикләгәч, улым күзгә күренеп савыкты. Авылдагы балалар бакчасында исә бишеккә генә салмыйлар инде. Балалар саны аз булганга гына түгел, үз авылың балалары йөргәнгәме – аллергиядән интекмәүчеләрнең дә һәркайсы игътибар үзәгендә. Улымның аллергиясе хакында белеп алгач та, тәрбиячеләренә тулысынча ышандым, менюда бәрәңге ризыгы булганда, аның өчен аерым токмач пешереп ашаталар иде. Югыйсә, аларга беркем дә гап-гади авыл бакчасында бер бала өчен аерым шартлар тудыру бурычы куймый бит».

Үзебез дә цивилизация тудырган шартларга ярашып, табигыйлектән читләшә барабыз, шул рәвешле замана чиренә шартлар тудырабыз түгелме икән? Бер танышым, сабыен бала тудыру йортыннан алып кайтуга, аны стериль тирәлек белән чорнап алды дисәм дә, арттыру булмас. Бәби ашына килүче туганнар, өй бусагасын атлауга, авыз-борынына маска, өйдәге йомшак башмак урынына бахилла киеп куярга мәҗбүр ителде. Беренче баласы бит, шуңа арттырып җибәрәдер дидек. Тик кызы үскән саен, чисталыкка таләпләр дә арта гына барды. Урамнан керүгә кулыңны сабынлап ю, авыз-борын
эчләреңне чайка! Уйнарга чыкканда да, дымлы салфетка гел кулда, тегеңә орынма, моңа кагылма! Дәү әниләренең сырпаланырга яратучы мәчесе гүпчим аяк-лы микроб оясы саналды. Бала инде үсмергә әверелде, ләкин сырхауханәдән кайтып кергәннәре юк: кызның иммун системасы какшаган, аллергиядән интегә.

Алабугада исә эш шуңа барып җиткән: шәһәрнең
28 нче «Урман әкияте» балалар бакчасында ризыкка кагылышлы аллергиядән интегүче балалар өчен махсус төркем ачарга мәҗбүр булганнар. «Унбишәр баладан торган ике төркем өчен аерым шартлар тудырылды. Керү-чыгу ишекләре башка төркемнәрдән аерым, бүлмәләре кухнядан читтә урнашканлыктан, төрле исләр үтеп керми, – дип таныштыра бакчаның өлкән тәрбия-
чесе Наталья Чиженко. – Сабыйларның авыру тарихы нигезендә табиб-аллерголог һәр бала өчен аерым индивидуаль меню төзи. Бездәге барлык тәрбиячеләр дә мондый төркемдә эшләү өчен махсус әзерлек үтте».

Ләйсән Низамова

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.