Алмагачлар туй күлмәге кигәндә

Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә, дип кечкенә чагыбызда кайсыбыз гына җыр сузмаган икән?! Хәер, хәзер дә, түземсезләнеп җәйне көткәндә, олысы, кечесе дә җырлый бу җырны. Елның иң гүзәл мәле ич ул – алмагачларның, туй күлмәге кигән кебек, ап-ак чагы. Шуңа күрә 15 майны халыкара гаилә көне дип игълан итүләре бик тә табигый.

Җәмгыятьнең нигезе дип тә, кешелек яралгысы дип тә зурлыйбыз без гаилә учагын. Шушы юлларны язып утырганда, редакциябезгә хатыны Дания апа белән Габдулла Тукай бүләге иясе, күренекле әдип Лирон Хәмидуллин килеп керде. Алар гел шулай: кая барсалар да бергә, култыклашып йөри. Игътибар иттегезме: әүвәл Лирон абыйны түгел, хәләл җефете Дания апаны яздым. “Күзләрем начар күрә дип зарланмыйм зарлануын, әмма ул – очлы күз, мин шәйләп бетергәнче, юл ярып, алдан бара. Хәзер минем күзләрем вазифасын да үти ул”, – дип үсендергәнен берничә мәртәбә ишеткәнем булганга шушылай искәртүем. Хәер, аксакал язучыбыз туксаны тулып килгәндә, начаррак күрә башладым, дип уфтанса да, гаҗәп булмас иде.

Алла боерса, 10 ноябрьдә Лирон абыйга туксан тулачак. Шулай дип ычкындыруым гына булды. “Туу таныклыгында гына шулай ул. Әнисе әйтүенчә, Лирон абыеңның туган көне 22 октябрьдә”, – дип Дания апа сүземне бүлде. Озын сүзнең кыскасы, яшь йөрәкләр, кавышу, никахлашу көне онытылмасын, гел истә торсын, дип 55 ел элек нәкъ менә октябрьнең 22сендә кавышкан. Без инде октябрь җитүен көтеп тормадык. Олпат милләттәшләребезне шушы халыкара гаилә көне уңаеннан котларга булдык. Әле шушылай озын-озак бер-берегезнең кадерен белеп, бер-берегезгә иптәш, таяныч, сөйкемле яр, аксакал, ак әби булып яшәргә язсын, мөхтәрәм Хәмидулиннар!

Рәшит Минһаҗ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.