Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә «Адымнар» мәктәбе ачылачак

Татарстанның Әлмәт районында «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексы төзелеше тәмамланды. Бу атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ бирелә. Аннары объект рәсм...

Татарстанның Әлмәт районында «Адымнар — белемгә һәм килешүгә юл» күптелле белем бирү комплексы төзелеше тәмамланды. Бу атнада объектка таләпләргә туры килүе турында документ бирелә. Аннары объект рәсми төстә тапшырылган булып саналачак.
«Без 1 сентябрьгә график нигезендә мәктәпне тулысынча эшләтеп җибәрергә өлгерәбез. Аның белем бирү лицензиясе һәм таләпләргә туры килү турында бәяләмәсе булачак. Мәктәп бик кызыклы һәм перспективалы, ләкин аны гади дип атарга ярамый», – диде район башлыгы Тимур Нагуманов туры эфир вакытында.
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская мәктәп укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер дип ышандырды.
Мәктәп 100 процентка әзер, җиһазлар кайтарылган, сыйныфлар балаларны кабул итүгә тулысынча әзер. Күптелле белем бирү гимназиясендә телләрне тирәнтен өйрәтәчәкләр. Димәк, без өч телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә укытачакбыз. Балалар факультатив буларак кытай һәм гарәп телләрен өйрәнәчәк», – дип сөйләде эфир кунагы белем бирү учреждениесендә белем бирү үзенчәлекләре турында.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ