Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу ХӘКИМҖАНОВА Механик эш. Егәрлек

5 урок Алсу ХӘКИМҖАНОВА,Механик эш. Егәрлек(10 нчы сыйныфта физикадан уен-сәяхәт дәресе)Максат:Белем бирүдә:– эш һәм егәрлек төшенчәләрен тирәнтен өйрәнү;– алынган мәгълүматларны мәсьәләләр чишеп ныгы...

5 урок Алсу ХӘКИМҖАНОВА,
Механик эш. Егәрлек
(10 нчы сыйныфта физикадан уен-сәяхәт дәресе)
Максат:
Белем бирүдә:
– эш һәм егәрлек төшенчәләрен тирәнтен өйрәнү;
– алынган мәгълүматларны мәсьәләләр чишеп ныгыту.
Үстерелешле:
– укучыларның мәгълүматны эшкәртә һәм нәтиҗә чыгара белүләренә ирешү;
– җәмгыятьтә яшәү һәм физик эшчәнлек өчен характерлы булган фикерләүне формалаштыру.
Тәрбияви: укучыларда фәнгә карата мәхәббәт, игътибарлылык, тормышта кирәкле күнекмәләр тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, уен өчен таратма материаллар, тәҗрибә үткәрү өчен җиһазлар, презентация, дәреслек (Мякишев Г.Я., Буховцев Б.Б., Сотский Н.Н. Физика. 10 класс – М.: Просвещение, 2020).
Дәреснең тибы: кабатлау, белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.
Дәрес барышы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы


Дәрескә уңай психологик халәт булдыру, максат һәм бурычлар билгеләү. Укучыларны командаларга бүлү. Аларга саннар язылган жетоннар өләшү.
Укытучы. Һәрбер кеше сәяхәт итәргә ярата. Бүгенге дәрестә без дә, үткән дәресләрдә алган белемнәрне гомумиләштереп һәм системалаштырып, тәҗрибәләр ярдәмендә сыйфат мәсьәләләре чишәрбез. Без уйнаганда, үзебезнең нәрсә  белгәннәребезне һәм булдырганны тикшерәбез, белмәгәннәрне бер-беребездән өйрәнәбез. Безнең бөтен тормыш уен, һәм без – аның артислары. Ә хәзер без «Көч» экспресс-поездында «юлга кузгалабыз». Безнең тукталышлар: разминка, тарих, теория, тәҗрибә, зирәклек, эрудит.
Без, нинди генә транспортка утырсак та, акча түлибез. Бу очракта акча сыйфатында төрле төсле жетоннар булыр. Сез һәр дөрес җавап өчен бер жетон алырсыз. Дәрес ахырында шуларны санап нәтиҗә ясарбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү


Укытучы. Поездыбыз «Разминка» станциясеннән кузгала. Сорауларга тиз генә җавап бирергә кирәк, алар сыйныфтагы укучылар санынча. Җавап бирә алмаган укучы өчен икенче укучы, җавап биреп, үзенә балл җыя. Бер сорау – 1 балл.
Инерция күренешен кем ачкан?
Нокта әйләнә буенча тигез хәрәкәт иткәндә импульс үзгәрәме?
Җисемнең импульсын ничек билгелиләр?
Автомобиль кузгалып киткәндә, импульс үзгәрү векторы кая таба юнәлгән?
Нинди шартларда ышкылу көче барлыкка килә?
Ат көче дип нәрсәне атыйлар?
Авырлык көче дип нинди көчне атыйбыз?
Автомобильгә яки тепловозга тизләнешне нинди көч бирә?
Механик эш башкарылсын өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш?
2 нче станция – «Тарих»
(Һәр дөрес җавапка – 2 балл.)

  1. XIX гасыр башыннан завод-фабрикаларда станоклар эшли, диңгезләр һәм елгалардан пароходлар йөри, паровозлар кулланганнар. Аларның нинди уртаклыгы бар? (Барысы да двигатель ярдәмендә хәрәкәткә килә. Хәрәкәтләнүче җисемгә двигатель көч белән тәэсир итә.)

  2. Кайсы галим табигать җылысын өйрәнгән һәм аның механик эш белән бәйләнешен күргән? (Джоуль. Аның хөрмәтенә эш берәмлеге Джоуль дип кабул ителгән.)

  3. Кайсы галим егәрлек берәмлеге итеп ат көчен кулланган? (Дж Уатт)


3 нче станция – «Теория»
(Дәрестә катнашып, дөрес җавап биргән өчен 2 балл.)
Укытучы. Табигатьтә һәрвакытта да механик эш башкарыламы? (Җисемгә аның хәрәкәтенә уңай яки каршы юнәлештә көч тәэсир итсә, табигатьтә һәрвакыт эш башкарыла.)
– Авырлык көче, эластиклык көче, ышкылу көче башкарган эшләргә мисаллар китерегез. (Түбәдән боз төшкәндә тартылу көче эш башкара. Һава каршылыгы булганда ышкылу көче дә эш башкара. Тал чыбыгын бөгеп, кулдан ычкындырганда эластиклык көче эш башкара.)
Укытучы. Механик эш – физик зурлык. Көчнең эше көч модуле, көч куелган ноктаның күчеше һәм алар арасындагы почмакның косинусы тапкырчыгышына тигез: А = F S cosά
(Рәсемне бер укучы тактага ясый.)
– Формуланы анализлап карасак (анализ укучылар белән берлектә ясала):
1.α=0°, cos0°=1, А = F S
2.α=90°, cos90°=0, A=0

  1. α=180°, cos180°=-1, А = -F S

  2. 0°<α<90°, cosα>0, A>0


90°<α<180°, cosα<0, A<0
Җисемгә берничә көч тәэсир итсә, барлык көчләрнең эшләре суммасы бердәй тәэсир итүче көчнең эшенә тигез.
Көчнең башкарган эшен график юл белән дә күрсәтергә мөмкин.
S= ab (математика белән бәйләп аңлату)
А = Fx * ∆х, яки А = Fx * S
Егәрлек төшенчәсе буенча булган белемнәрне искә төшерү
(Укучыларга үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек бирү.)
Укытучы. Эшнең эш башкару вакытына чагыштырмасын егәрлек дип атыйлар.
4 нче станция – «Зирәклек»
(Сораулар бирелә. Сорауларга тулы җавап таләп ителә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.)

  1. Пианиноны урыныннан күчерү өчен, без аңа көч куябыз. Ул урыныннан кузгалмый. Бу вакытта эш башкарыламы?

  2. Теннис шарына ракетка белән сукканнан соң, ул очып китә. Бу очракта механик эш башкарыламы?

  3. Авыш яссылык буенча шар аска таба төшә. Механик эш башкарыламы?

  4. Алты тартманы идәннән шкафка куясы бар. Бер малай алтысын берьюлы күтәреп куя, ә икенчесе һәрберсен аерым алып куя. Малайлар бер үк төрле эш башкаралармы?

  5. Ике малай беренче каттан өченче катка менә. Беренче малай – лифт белән, ә икенчесе – баскычтан. Малайларның егәрлекләре бертөрлеме?


5 нче станция – «Тәҗрибә»
(Һәр эш өчен 1 балл)
Җиһазлар: динамометр, агач борыс, линейка, секундомер.

  1. Динамометр ярдәмендә борыска тәэсир итүче авырлык көчен табарга.

  2. Борысны идәннән өстәлгә күтәрергә. Күтәрелү вакытын табарга.

  3. Идәннән өстәлгә кадәрге биеклекне үлчәргә.

  4. Борыс идәннән өстәлгә кадәр күтәрелгәндәге эшне исәпләргә.

  5. Борыс күтәрелгән чактагы егәрлекне исәпләргә.

  6. Нәтиҗә ясап, таблицаны тутырыгыз.


 

















Авырлык көче (Н ларда)Күтәрелү вакыты (с ларда)Биеклек (м ларда)Эш (Дж ларда)Егәрлек (Вт ларда)
     

 
6 нчы станция – «Эрудит»
Төркемнәрдә эш.

  1. 97 кг массалы йөкне горизонталь өслектә бау ярдәмендә тигез тизлек белән күчерәләр. Бау һәм өслек арасындагы почмак 30°. Ышкылу коэффициенты 0,2. 100 м юлда бауның тартылу көче башкарган эшне табыгыз.

  2. 1 т массалы автомобиль кузгалып китә һәм, тигез тизләнеш белән хәрәкәт итеп, 2 с эчендә 20 м юл үтә. Автомобиль двигателенең егәрлеген табыгыз.


(Һәр төркемнән дә берәр укучы тактада мәсьәләне чишеп күрсәтә. Тулы нәтиҗә ясала. Тактада эшләгән укучыга – 3 балл.)
III. Рефлексия
Укытучы. Сездә бүгенге дәрес нинди тәэсирләр калдырды? Дәреснең кайсы этаплары бигрәк тә ошады?

  1. Өй эше

  2. 40 нчы параграфтан соң бирелгән сорауларга телдән җавап әзерләргә.

  3. Дәреслекнең 134 нче битендәге мәсьәләләрне язмача эшләргә.

  4. Иҗади бирем. (Сыйныфтагы берничә укучыга бирелә.)


Рәсем буенча мәсьәлә төзергә һәм чишелешен күрсәтергә.

  1. Дәресне йомгаклау


Укытучы. Ә хәзер җыйган жетоннарыгызны санап, үзегезгә үзегез билге куегыз.
15 балл һәм аннан да югарырак балл җыйган очракта – «5»ле;
8 – 14 балл – «4»ле
4 – 7 балл – «3»ле.
(Билгеләр көндәлекләргә куела.)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ