Алсу Саттарова: Балчыкны кулга алгач, бөтен борчулар икенче планда кала

Теләк һәм мөмкинлек – беренче карашка икесе ике нәрсә кебек. Әмма теләк көчле булганда, аларның капыл гына туры килеп, уйламаган җирдән сиңа әллә ниткән юллар ачып куюы да бик ихтимал. Әйтик, Яшел Үзән районының Мулла Иле авылы кызы Алсу Саттарова моны, мәктәптә укыган чакта ук, үзендә сыный һәм теләк белән мөмкинлекләрнең сәгате сугуның бары кешенең үзеннән торуын исбат итә.

Сезнең дә, аның кебек, үлеп телефон аласыгыз килде, ди. Нишлисез? Билгеле инде әниегезгә яки әтиегезгә ялынасыз. Ул да нәкъ шулай итә. Әмма мәктәптә биология, гео-
графия укыткан әнисе Фәрдия ханым, озак уйлап тормастан, кызга телефон җиленең кайсы яктан исүен күрсәтеп бирә. Баксаң, күрше Норлат авылының кирпеч заводы ягыннан икән… Сезонлы эш. Күрше авыл халкы елның-елында апрель ахырыннан ноябрь башларына кадәр шунда эшли икән, ник Алсуга бармаска соң? Шулай итеп, җәйге каникул буе кирпеч заводында ярдәмче эшче була Алсу. Телефонлы булу өстенә, киләчәк һөнәренә юл да ачып кайта әле ул. Чөнки аның кулы белән ясалган беренче сыбызгылар нәкъ менә шул кирпеч заводы мичендә «пешә» дә инде.

– Дөрес, без ул сыбызгыларны аңа кадәр дә ясый идек, әмма мичтә яндыра гына белмәгәнбез, – ди ул, балачак истәлекләренә бирелеп.
Бүген инде Казан халык һөнәрләре техникумында керамика укыткан бу ханым ни әвәләсә дә – озын колаклы куянмы ул яки урак койрыклы әтәчләрме – барысы да үзеннән-үзе килеп чыга төсле. Юкка гына балчык терапиясе димиләр бу шөгыльне. Алсу ханым да куәтли әлеге фикерне.

– Балчыкны кулга алгач, уйларың белән бергә-бер калып утырасың. Бөтен борчулар икенче планда кала. Онытылып рәхәтлек, җанга тынычлык табып эшлисең. Балчык үзле булырга тиеш. Ул бик юеш тә, шул ук вакытта бик коры да булмасын. Камыр белән эшләгәндәге кебек. Өлгергән камыр кулга ябышмаган кебек, яхшы балчык та кулга ябышмый…

Студентларның кулы эшкә ятып торсын өчен дә шактый көч куярга туры килә аңа. Араларында хәтта олыгайган көннәрендә техникумга килеп, шушы эшкә өйрәнүчеләр, ягъни соңарып булса да балачак хыялын тормышка ашыручылар да очрый. Җиденче дистәсен ваклап килүче Роза ханым да шулар рәтендә. Җаны теләгән – елан ите ашаган, ди бит халык. Ул үзенең нәрсәгә сәләтле икәнен белеп, башкалар алдында да шуны раслап китә моннан. Аның Питрәч керамикасына багышланган эшләнмәләре моннан ике ел элек «100 иң яхшы товар» бәйгесендә 1 нче урынны яулый.

А.Саттарованың курчакларын танып була. Нигездә, аларның карашлары йә аска төбәлгән, йә күзләре йомык булыр.

– Шуларга күз куйсам, имәнеп китәм, тере кеше кебек була башлыйлар, – ди ул, уенын-чынын бергә кушып. – Минем йогынты булса кирәк, укучыларымның эшләрендә дә мин моны еш күзәтәм…

Һәр эшнең үз җае

– Беренче карашка үзле балчыкның пластилиннан әллә ни аермасы да юк сыман, әмма һәр эшнең дә үз җае, үз таләпләре. Пластилинның да үз өстенлеге бар, беренчедән, аны мичтә яндырасы юк, икенчедән, ул кипми-катмый, ә менә балчык белән тиз-тиз эшләргә кирәк, чөнки ул ката, һәм алга таба аның белән эшләп булмый. Дөрес, балчык катмасын дисәң, аны целлофанга төреп куярга мөмкин, әмма ул анда да озак ята алмый. Юкса ул кибә, ярыла башлый, – дип аңлата оста. Бу эшнең нечкәлекләрен без алга таба да күрәчәкбез әле. Бүген сезнең белән бергәләп эче куыш курчак ясап карарбыз.

КИРӘКЛЕ ӘЙБЕРЛӘР:

берәр килограмм балчык, су, уклау, буяулар, кылкаләм, губка, өстәлгә җәю өчен тукыма, балчык тиешле (0,5 мм) калынлыкта җәелсен өчен, шундый ук калынлыктагы ике озын таяк кирәк булачак. Без карьердан чыккан чиста балчык белән түгел, ә сатуда булган әзер балчык массасы белән эш итәбез. Аның сыйфатын яхшырту өчен, төрле катнашмалар салынган була.

ЭШ БАРЫШЫ:

Иң элек балчыкны җәябез һәм итәк өлешен кисеп алып, аны кара-каршы китереп ябыштырабыз. Ябышсын өчен, аның чит-читләрен ике яктан да без белән тырнап чыгабыз. Биле матур булып, өзелеп торсын өчен, тегүчеләр әйтмешли, «вытачкалар» чыгарып ябыштырабыз. Калган балчыкның бер өлешен алып башта гәүдә өлешен, аннан муенын ясап утыртабыз. Баш өчен балчыкны әвәлибез һәм аны куеп карыйбыз. Ул бик зур да, кечкенә дә булырга тиеш түгел, гәүдә пропорцияләренә туры килерлек итеп овал рәвешендә әвәлибез. Килеп чыккан овалны урталай ярып, чикләвек төшен алган кебек, эчен алабыз, шулай иткәндә, ул азмы-күпме җиңеләя.
Монда бер әйберне истән чыгармаска кирәк, балчыкның калынлыгы бөтен детальләрдә дә бертөсле булырга тиеш. Балчыкны уклау белән җәйгәндә, әлеге калынлыкны ике озын таяк саклавын сез инде күрәсез. Алга таба кулларны ябыштырабыз. Баш өлешендә ике баш бармак белән күз уемнарын, аннан борын, яңакларны ясыйбыз, авыз урынын билгеләп куябыз. Сез бу сынны нинди образда күрәсегез килә, аны шул рәвешле ясарга мөмкин. Безнең кызыбыз исә бәби итәкле күлмәкләрдән, алъяпкычтан, калфактан булачак. Кулына чүлмәк тә тоттырырбыз. Чәчләрен текстура ясый торган тырмавыч белән сызып чыгабыз.

Ясаган әйбернең зурлыгына карап, берничә тәүлек бүлмә температурасында кипкәннән соң (ул 2–7 көн булырга мөмкин, шулай итмәсәк, мичкә тыккач, брак чыгарга, йә ярылырга яки берәр җире өзелергә мөмкин), аны махсус буяулар белән буйыйбыз. Карап торуга буяу гуашьны хәтерләтә. Синтетик кылкаләм (кисточка) үзеннән соң эз калдыра, шуның өчен табигый төктән ясалган кылкаләм кирәк булачак. Тизрәк буялсын, буяу тигезрәк төшсен дисәк, губка кулланырга да мөмкин. Мичтә бер тәүлек пешереп алабыз. Мич дигәнебез махсус мич. Андагы температура 1030–1100 градуска җитә. Махсус мич юк дип борчылырга кирәкми, Алсу ханымның кояшта «пешкән» сыбызгылары барыбер сызгырган бит әле…

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.