Логотип Магариф уку
Цитата:

Әминә ярасы

Танышым Әминәнен мангаендагы жөен күргән саен сугыш елларын елап та, көлеп тә искә ала торган хатирәләр кузгала иде күңелемдә.Мамадышта сәүдә медире булып эшләгән әтиебезне 1942 нче елда Урта Кирмән а...

Танышым Әминәнен мангаендагы жөен күргән саен сугыш елларын елап та, көлеп тә искә ала торган хатирәләр кузгала иде күңелемдә.
Мамадышта сәүдә медире булып эшләгән әтиебезне 1942 нче елда Урта Кирмән авылына колхоз рәисе итеп жибәрделәр. Дүрт ир балалы гаилә Атау урамына элеккеге рәис Исмәгыйль Насыйбуллин йортына урнашып яши башладык. Бирегә килеп ике ай ярым вакыт узуга, 20 нче майда әти сугышка китеп барды. Гаиләбез чит-ятлар арасында авылда утырып калды. Туган-тумача юк, мал-туар, утыртырга бәрәңге, ашарга ипи юк... Шундый авыр хәлдә калган гаиләгә Урта Кирман халкы ачтан үләрга ирек бирмәде, төрле яктан ярдәм кулы суздылар. Ян күршебез Латыйфатти, Варига апа, Миңлегаян һәм кечкенә кызлары Әминә безнен бик якын дуслар булдылар. Әни көне буе колхоз эшендә. Ике гаиләнең дә хуҗалыгына күз-колак булу курше әби өстендә. Жәй буе безне ияртеп табигать кочагына алып чыгып китә: такыр басудан кәҗә сакалы, какы, куаклыктан корган утын, Кызыл ярдан жиләк, урманнан чикләвек жыябыз. Ул безне денья гыйлеменә өйрәтте, дөрес эшләмәсәк – ачуланмады. Фронтта хәлләр авыр, немец гаскәрләре Иделгә ыргылалар, көн саен шомлы хәбәрләр ишетелеп тора.
Беркөнне төнлә безнен өйнен ишеген бик каты дөбертдәттеләр. Күрше Латыйфатти тавышы ишетелгәч, ишек бик тиз ачылды. Бөтен урын-жирләрен (ястык. юрган, матрас) кулларына күтәргән күршеләребез бер-бер артлы өй түренә үтте. Барысының да йөзләрендә курку, сүзләрен көчкә әйтәләр. Гаилә башлыгы эшнен нәрсәдә икәнен анлатып бирде:
–Шәмсекамәр! (бу минем әни) авыл Советы рәисе, клубка кереп, безнен Варигаларны, бөтен яшьләрне өйләренә кайтарып жибәргән. Казаннан хәбәр иткәннәр, имеш, бер сәгать элек 150 немец самолеты Мамадыш ягына чыгып киткән. Кайтып утларны сундерергә, саклану чаралары күрерга кушкан. Безнен ѳебез иске, матчаларга терәүләр куелган, анда калу куркыныч. Сезнең өй ныграк, шушында куныйк, үлсәк бергә үләрбез, – диде. Өйдә немецларны каршы алырга әзерлек башланды: тәрәзәләрне иске чүпрәкләр белән капладылар, пыяласы ватык урынга мендэр тыгып куйдылар. Ишеккә аркылы кисәү агачы кыстырып, бау белән бәйләделәр. Бар жир ныгытылгач, утларны сундереп, йокларга яттык. Кунакларны тимер караватка яткырдык, калганнар турдәге сәкегә үрмәләде.
Тәмле генә йоклап ятканда, 3 – 4 яшьлек Әминәнен чәрелдәп елый башлавына, барыбыз да уяндык. Латыйфатти, баланы идәннән күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Ә анын бетен жире кан, башыннан гөрләп кан ага. Ананың шомлы тавышы яңгырады:
– Шәмсекамәр! Балаларыңны сакла! Безнең Әминәгә  аттылар, башына тигән!
Чүпрәкләр табып, яраны бәйләгәч, кызчык тынычланды. Таң атканчы, йоклаучы булмады. Яктырылгач, шул ачыкланды: Әминә төнлә уянган, үзләренен сәкеләре дип белеп, үрмәләп киткән, егылып тешеп, башын тимер караватнын аягына бәргән. Әминәнен яра жѳе гомер буе сизелеп торды. Бөек Ватан сугышы турында сөйләшкәндә минем куз алдыма Урта Кирмән халкы, Латыйфатти, Әминәләр килә. Җаен табып, Урта Кирмәнгә барган саен, мин хатирәләр тулы урамнарны, үзебезне ачлыктан коткарып калган Кызыл яр чокырын, Хәлмәкәй, Аккош тауларын, Бәләкәй урманнарны карап йөрим. Кирмән халкына карата булган ихтирамым, жылы хисләрем минем күнелемдә гомер буе сакланды. Аларга Алланын мең рәхмәте төшсен.
Рифкать ГАЛИЕВ.
Мамадыш районы Түбән Ушмы – Урта Кирмән
carnations at the memorial in honor of the second world war

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ