Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим ителә

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченког...

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгының беренче урынбасары Алексей Вовченкога сылтама белән хәбәр итә.
«Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәрвакыт шушы идеяне алга сөрде, без ана капиталы вакыты чикләнмәгән ниндидер чара булырга тиеш дигән инициативалар белән чыктык», - диде Вовченко.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ана капиталы программасы ким дигәндә 2025 елга кадәр озайтылыр дип өметләнә.
Программа 2007 елдан бирле гамәлдә һәм ул 2021 елга кадәр исәпләнгән, россиялеләрнең күпчелеге аны озайту ягында. Ана капиталының күләме 452 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчалар икенче һәм аннан соң туган балалар өчен бирелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ