Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләргә больничныйлар түләүнең яңа тәртибе кертелә

Хөкүмәт больничныйларны һәм әниләр пособиеләрен түләүнең яңа тәртибен кертә. Алар эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры Социаль иминият фондыннан күчереләчәк, дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте рә...

Хөкүмәт больничныйларны һәм әниләр пособиеләрен түләүнең яңа тәртибен кертә. Алар эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры Социаль иминият фондыннан күчереләчәк, дип белдерде Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин. Кайбер төбәкләрдә бу система инде эшләп килә һәм үзен яхшы яктан күрсәтте. Эш бирүчеләргә кәгазь эше азрак, хезмәткәрләр үзләренә тиешле түләүләрне тизрәк ала, ә барлык исәпләүләрнең дөреслеген фондның территориаль органнары тикшерә.
Бу тәҗрибә бөтен илгә 2022 елдан таралачак. Вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр – болар барысы да автомат рәвештә, хезмәткә сәләтсезлекнең электрон кәгазе нигезендә рәсмиләштереләчәк. Бернинди гариза да язарга кирәк булмаячак. Моның турында мәгълүмат алу да электрон рәвештә барачак – документларны рәсмиләштергәндәге вакыт, көч һәм, еш кына, нервларны түгүне киметергә булышачак, дип саный Мишустин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ