Логотип Магариф уку
Цитата:

Анзор Музаев тикшерү эшләрен киметергә тели

«Контроль эшләрнең күп булуы  аркасында, мәктәп укучыларына укырга вакыт җитми», – дип белдерә Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев Дәүләт Думасы комитеты утырышында.«Контроль эшләр исемлеге тәртипк...

«Контроль эшләрнең күп булуы  аркасында, мәктәп укучыларына укырга вакыт җитми», – дип белдерә Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев Дәүләт Думасы комитеты утырышында.
«Контроль эшләр исемлеге тәртипкә китерелергә һәм күпмедер санда чикләүләр булырга тиеш. Чыннан да, балаларның укуга вакыты күбрәк калыр иде», – дип фикерен әйтә Музаев.
Моңа кадәр Музаев Россия мәктәпләре укучыларына Бөтенроссия тикшерү эшләренә (ВПР) еш тартмаска чакырган иде. Аның фикеренчә, тикшерү эшләре укытучыларга һәм ата-аналарга баланың белем дәрәҗәсен аңлау өчен генә кирәк.
 Бу проблема буенча төбәкләр белән күптәннән  бәхәс баруын әйтте түрә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Педсовет сайты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ