Арча җирендә яңа Тукайлар үсеп чыгармы?

Милли мәгарифебезнең торышы, ни кызганыч, соңгы елларда күңелгә тигән, татар җәмәгатьчелеген борчуга салган иң җитди мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров белән әңгәмә корганда бирәсе сорауларыбыз байтак тупланса да, тел очында шушы мәсьәлә торды, кат-кат шуңа әйләнеп кайтылды.

Рамил әфәнде, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткән иде. Шушы зарурлыкны тормышка ашыру җәһәтеннән Арча төбәгендә нинди эшләр башкарыла?

– Быел даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулды. Мәшһүр якташыбызның түгәрәк датасы, табигый, безгә икеләтә җаваплылык өсти. Аны лаеклы итеп уздырырга, килгән кунакларны, делегацияләрне матур итеп каршыларга, яхшылап озатырга, Тукай ватанын бөтен күркәмлеге белән күрсәтергә кирәк иде. Рөстәм Нургалиевич әлеге юбилей чарасына үзе килде. Арча җирендә яңа Тукайлар туып үсәргә шартлар җитәрлекме – Президентны да, килгән кунакларның да күбесен кызыксындыра торган мәсьәлә бу. Әлбәттә, телдән, милләттән бизгән, ата-анасын ихтирам итмәгән буын үссә, халкыбыз өчен дә, дәүләтебез өчен дә мондый хәл зур афәт булачак. Халыклар бердәмлеге, билгеле, бик кирәкле шәй. Шул ук вакытта ата-аналар белән белем бирү оешмалары арасындагы бердәмлек тә – мөһим шарт. Шунсыз милләтебезне, телебезне киләчәк буыннар хакына саклап калып булмаячак.
Инде милли мәгарифкә килсәк, районыбыздагы 36 мәктәпнең
28 ендә белем татар телендә бирелә. Билгеле, болар – нигездә, авыл мәктәпләре. Район үзәгендә җиде мәктәп булып (аларның икесе башлангыч мәктәп), шуларның берсендә укыту ике телдә алып барыла, анда татар сыйныфлары да, рус сыйныфлары да бар. Нигә саф татар мәктәбе юк дисәгез, бу Мәгариф турындагы федераль законга бәйле. Аның буенча һәр бала үз микрорайонында белем алырга хокуклы, дип билгеләнә. Әгәр ул җирлектә, татарлардан тыш, башка милләт балалары да яши икән, без аларга янәшәдәге мәктәптә белем алу мөмкинлеге тудырырга тиеш. Хәзерге вакытта район мәктәпләрендә барлыгы 5601 бала укыса, аларның
5036 сы – татар баласы, рус милләтеннән булган укучылар – 271, башка милләт вәкилләре – 294. Шушы чынбарлыктан чыгып һәм бер үк вакытта туган телебезнең бүгенге халәтен исәпләп, быелдан тагын берничә мәктәптә (беренчедән башлап) татар сыйныфлары ачарга исәп бар. Хәзерге вакытта ата-аналардан гариза җыю белән мәшгульбез. Рәсми рәвештә
1 июльдән беренчегә кабул итү башланачак. Шул ук вакытта мәктәпләребездә, балалар бакчаларында тәрбия чараларының 89–90 проценты татар телендә алып барыла дип әйтә алам.

– Татар балаларының ничә проценты туган телендә белем ала булып чыга соң?

– 52, 24 процент дип исәплибез. Сан буенча татар балалары өстенлек итсә дә, район үзәгендәге мәктәпләр, нигездә, белемне рус телендә бирүгә көйләнгән. Аның сәбәпләре берничә: БДИны русча гына бирдерү таләбе, ата-аналарның русча укыган бала вузга җиңел керә дип ышануы һәм башкалар. Әле тагын бер бик кыен ягыбыз бар: бездә мәктәпләр җитми. Шуңа күрә район үзәгендә укыту ике сменада оештырыла. Арчаның үзендә генә быел дүрт йөздән артык бала беренче сыйныфка барачак. Ул балаларны урнаштырып бетерергә кирәк. Алда әйткәнемчә, хәзер без рус мәктәпләрендә дә беренчеләрдә милли сыйныфлар оештырырга җыенабыз. Бездәге 54 балалар бакчасының 44 е – чиста татар бакчасы. Шуларның берсе – полилингваль, тугызы – билингваль.

– Сер түгел, БДИ, ТДИ бирәсе бар дип, югарырак сыйныфка күчә барган саен, татар мәктәпләрендә дә дәресләрне русчага укытуга күчә баралар.

– Федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) буенча хәзер без 10–11 нче сыйныфта бөтен фәннәрне русча укытырга тиеш.
Рус, инглиз телләреннән тыш, милли мәктәпләрдә тугызынчы сыйныфка хәтле татарча укыту мөмкинлеге бар. Билгеле, тугыз ел чиста татар телендә укыганнан соң, кинәт кенә русча укуга күчү җиңел булмый. Шуның өчен дәүләт имтиханы бирәсе фәннәрдән терминнарны русча да биреп-аңлатып барабыз.

– Кабат Тукайга әйләнеп кайтыйк әле. Тукай юллары буйлап җәяүлеләр өчен дә, сәпиттә
йөрергә яратучылар өчен дә туристик маршрут булдыру кирәклеге турында байтактан сүз алып барыла иде.

– «Тукай юлы» дип атала ул. Инде аны былтыр башлап җибәрдек. Маршрутны оештыручы казанлылар белән даими элемтәдә торабыз. Балалар өчен аның уен варианты да бар. Бу маршрут ике төрле. Теләк белдерүчеләр Арчада, Казаннан тимер юл буйлап килгәч, станциядә төшеп кала да Тукай-Кырлайга җәяү яки сәпиттә бара. Сәяхәтчеләрне вокзалда каршы алабыз да алар белән бергәләп Кырлайга юл тотабыз. Аның тукталышлары, чәйләп алу, тамаша күрсәтү урыннары тәгаенләнгән. Кушлавычка бара торган маршрут та бар. Дөресен әйткәндә, былтыр пандемия чыгу аркасында, бу эшне юньләп оештыра, яхшылап кунак кабул итә алмадык. Быел бу юнәлештә активрак эшләрбез, әлеге маршрутларда хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырбыз дип торабыз. Шунысы да бар: хәзер республикабызның һәр районында туризмны мөмкин кадәр үстерү максаты куелды. «Тукай юлы» – менә дигән форсат!

– «Таттелеком» җәмгыятен Лотфулла Шәфигуллин җитәкләгән чорда элемтәчеләр Кушлавычта Тукай заманындагы асылмалы күперне тергезгәннәр, кое, чишмәне яңартканнар иде.

– Симетбашта туып үскән якташыбыз Лотфулла ага, ТР Дәүләт Советына эшкә күчкәч тә, туган якларыбызга еш кайтып йөри, кулыннан килгәнчә булышырга тырыша. Райондагы 14 мәктәптә «шахмат зонасы» оештырылган иде. Якын араларда тагын ике мәктәптә шундый урын булдырылачак.
Менә шуларның бишесен булдыруга да элемтәчеләр булышты.
Шахмат ул – башны эшләтә торган бик яхшы уен. Шахмат зонасы оештырылган урыннарда балаларны беренче сыйныфтан шахмат уйнарга өйрәтәбез. Ул уенны үз иткәннәр химия, физика, математика кебек фәннәрне җиңелрәк үзләштерә.

– Элемтәчеләрнең генерал Гани Сафиуллин музей-йортын төзекләндергәнен дә беләбез. Шуннан егетләрне армиягә озатасыз дип тә ишеттек. Хәрби-патриотик тәрбия дигәннән, хәзер унынчы сыйныфны тәмамлаганда, егетләр өчен биш көнлек хәрби-кыр җыеннары оештырыла. Сезнекеләр быел өйрәнүләрдә булдымы әле?

– Район хәрби комиссариаты белән элемтәбез яхшы. Быел 137 егет берничә көн элек кенә шушы хәрби-кыр җыеннарында булып кайтты. Кырда, палаткаларда торып, кырык сәгать дәрес алдылар. Беркөнне Казанга барып, танк училищесы базасында автоматтан атып карадылар. Аллага шөкер, бөтенесен дә исән-имин генә өйләренә озаттык.

– Элек укучы балаларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә иде. Лагерьларның шактые төзекләндерүгә мохтаҗ дип беләбез. Сездә ничек?

– Бездә быел җәен 19 мәктәп яны лагере эшләячәк. Аларның алтысы хезмәт һәм ял лагере дип атала. Балалар, мәктәп яны тәҗрибә бакчасында яшелчәләргә су сибеп, чүп утап, ягъни ял белән хезмәтне аралаштырып, көч-куәт җыячак. Иртәнге сигездән көндезге икегә хәтле эшли болар. Әле безнең «Азимут» дигән палаткалар лагере да бар. «Шатлык» лагере да эшләр дип торабыз. «Тукай оныклары» дигән лагеребыз да эшләп килә иде. Анда 150 бала ял итте. Иллесе бездән булса, йөзе төрле татар төбәкләреннән җыела иде. Кызганыч, ул быел бездә үтми.
Тендер оештырылып, аны быел чаллылармы, түбәнкамалармы отты. Татар балаларын ике атна
татар мохитендә яшәтү ягыннан бик отышлы алым иде ул. Шуңа күрә алдагы елда үзебезгә әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез.

– Туган телләр елы дип әйттек. Районда тагын нинди телләрдә милли белем-тәрбия бирелә?

– Башка милләтләргә килгәндә, бездә мариларга аерым тукталырга була. Шурабаш авылында аларның милли-мәдәни компонентлы мәктәпләре бар. Анда унбиш бала укый. Тугызынчы сыйныфка хәтле аларга, нигездә, мари телендә тәрбия-белем бирелә. Әти-әнисе туган тел дип удмурт, чуваш яисә бүтән бер телне сайлап ала икән, без балаларга ул телне укытырга тиеш. Әйтик, бала туган тел дип рус телен сайлый икән, без аңа атнасына ун сәгать рус теле укытабыз.

– Татар баласына да туган теле атнасына ун сәгать укытыламы?

– Федераль стандартка кертеп, рус телен укыту сәгатьләре шушы рәвешле арттырылды. Без белем бирү турындагы Россия законын берничек тә үтәмичә кала алмыйбыз. Татар теле атнага 3 сәгать укытыла. Мәктәп компоненты хисабына әдәбиятка тагын бер сәгать өстәдек. Мәктәпләр әлеге сәгать хисабына башка фәнне дә укыта ала. Шулай итеп, әдәбият фәне атнага ике сәгать (3+2) укытыла. Биш сәгатькә җыела, димәк.

– Атнага ике генә сәгать әдәбият дәресе өчен бик аз түгелме? Мондый шартларда ничек итеп бу фәнне үзләштереп бетермәк кирәк?

– Азрак инде. Шуңа күрә хәзер без, кем күбрәк китап укый, дип конкурслар оештырабыз. Моның өстенә, китапка икенче гомер бүләк ит, дигән зур чара уздырабыз. Анда балалар бик теләп катнаша. Шушылай бер-берсе белән ярышып, бик күп китап укучылар кулыннан уза. Уку елы ахырында моңа йомгак ясап, җиңүчеләргә бүләкләр бирәбез. Район башлыгы тәкъдиме белән мәктәпләрдә татар халык җырларын өйрәнү һәм башкару конкурсы оештыра башладык. Өченче ел инде һәр мәктәп, һәр сыйныф мөмкин кадәр күбрәк татар халык җырларын өйрәнергә тырыша. Шигырь өйрәнү, яттан уку буенча ярышлар, Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев укулары оештырыла. Ел саен аларның иҗатлары буенча җыентыклар бастырып чыгарабыз. Җирлек тарихын, этнографиясен өйрәнү – районкүләм гамәли эш юнәлешләренең берсе, «Кече Ватан» юнәлеше буенча «Шәҗәрә» проектын тормышка ашырдык. Программа нигезендә һәрбер мәктәп, милли-мәдәни, этнографик тарихын чагылдыру йөзеннән, җирлекнең бер күренек-
ле шәхесенә шәҗәрә төзеде, алар күргәзмә-күрсәтмә стенд рәвешендә мәктәпләргә урнаштырылды. «Театр яктылыкка, нурга илтә»
районкүләм театр фестивалендә катнаша торган мәктәпләр саны быел 36 га җитте. Әлбәттә, югарыда телгә алынган чараларда катнашу, көчеңне сынау өчен, мәгълүматлы, белемле булу гына җитми, баланың сөйләм теле дә нык үскән булу зарур. Шунлыктан районыбызда яшәүче һәр татар баласы сыйныфтан тыш укырга, белергә тиешле 100 әсәр исемлеге булдырылды. Район башлыгы ярдәме белән якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз әсәрләрен туплаган өчтомлык хрестоматия дөнья күрде. Аны укытучылар дәресләрдә һәм төрле чараларда бик теләп файдалана. Бу җыентыкка, күренекле әдипләребез әсәрләреннән өзекләр белән бергә, каләм тибрәтә башлаучы яшь авторларның да иҗат җимешләре керде.

– Күршегездәге Балтач районында барча татар балаларына сыйныфтан тыш «Әхлак дәресләре» укытыла. Мондый эш сездә оештырылдымы? Әллә моны кирәк санамыйсызмы?

– Безнең укучы балалар мәчетләр каршында оештырылган мәдрәсәләрдә шөгыльләнә, шунда аларга дин-әхлак нигезләре бирелә. Бу эш бигрәк тә авыл җирендә яхшы куелган. Район үзәгендә дә мондый мөмкинлек бар. Әйтик, күрше йортта торучы бер малайның кечкенәдән мәчеткә йөреп сабак алганын беләм. Чыннан да, соңгы елларда дини гаиләдә яшәп, динебез кушканнарны үтәп, хәләл-хәрәмнең аермасын белеп үсүче балалар арта бара. Бәлкем, әле без дә киләсе уку елыннан, түгәрәкләр хисабына булса да «Әхлак дәресләре» укыта башларбыз. Хәзер бу максатта Балтач, Мөслим районнары тәҗрибәсен өйрәнәбез. Билгеле, бу – бик мөһим эш. Әхлаксыз кеше – җәмгыятебез өчен бик куркыныч зат ул. Күптән түгел Казанда булган җан өшеткеч хәл – 175 нче гимназиядәге вакыйга – бу хакыйкатьне тагын бер кат раслады.

– Май уртасында Мөслим районында төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясендә катнашырга насыйп булды. Шунда Балык Бистәсе районыннан килгән бер тарих укытучысыннан район тарихын укытуларын ишеттем. Балык Бистәсе районы методистлары тарафыннан моның дәреслеге дә язылып, бастырылып чыгарылган, шул китап буенча елына 34 сәгать җирле тарих укытыла икән. Сездә мондый фән кертү мөмкинлеге бармы? Ни дисәң дә, Арча – тарихи яктан да бик бай төбәк бит?

– Әйе, туган як тарихы дигән фән бар. Әлеге фән кысаларында район, авыл, Татарстан тарихын да укытып була. Аңлавымча, мәктәп компоненты хисабына кертелә ул. Моны кертү-кертмәү мәсьәләсен һәр мәктәп үзе хәл итә.

– Мөслим районы үзәгендәге бер мәктәптә кызларны һәм малайларны аерым укыта башлаганнар икән. Мондый мәктәпләр, белүемчә, Казанда һәм Чаллыда да бар. Сез бу үрнәккә иярергә җыенмыйсызмы?

– Әйткәнемчә, безнең барча мәктәпләрдә дә балалар ике сменада шөгыльләнә (башлангыч сыйныфларга һәм имтихан бирергә тиешле тугызынчы, унберенчеләргә бу кагылмый). Шулай булгач, без мондый аерым укыту турында сүз дә кузгата алмыйбыз.

– Димәк, район үзәгендә мәктәпләр җитмәү сезне бар яктан кыса икән. Миңа калса, бала, гомумән, икенче сменада укырга тиеш түгел.

– Закон буенча бала өченче сменада укырга тиеш түгел. Кыенлыклары күп булса да икенче смена рөхсәт ителә. Без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка яңа мәктәп салуда ярдәм итүен сорап, хат юллаган идек. Уңай җавап килде. Алла боерса, киләсе елда район үзәгендә 140 урынлы балалар бакчасы, 500 урынлы яңа мәктәп салына башлаячак.

– Җәмгыятьтә демографик упкын күзәтелә дибез. Сездә укучы балалар саны кимиме, әллә артып барамы?

– Соңгы өч елда районда балалар саны артып бара. Дөрес, авылларда артым юк югын. Әмма район үзәгендә үсеш күзәтелә. Арча һаман киңәя, зурая, матурлана, яңа йортлар салына. Газы, суы кертелгән, эш урыннары күбрәк булган җиргә адәм баласының ныграк тартылуы – шәһәрләшүе гаҗәп түгел. Бездә өч яшьлек балаларны бакчага урнаштыру җитди проблема иде. Быел аларны урнаштырып бетерәчәкбез. Ил Президентының 2022 елга ике яшьлек балаларга да бакчага йөрү мөмкинлеге булдырылырга тиеш дигән күрсәтмәсе бар. Бу – яңа таләп. Аны да үтисе булачак.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.