Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча мәктәпләрендә – бердәм патриотик дәресләр

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид үткәрелү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелде.Шул уңайдан Арча...

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид үткәрелү истәлегенә Бөтенроссия бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелде.
Шул уңайдан Арча районы мәктәпләрендә «Еллар узса да, тәтер төпкеленнән җуелмый» дигән темага бердәм дәресләр, сыйныф сәгатьләре булып үтте. Аларда 1 – 11 нче сыныф укучылары тарих дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышында нацистларның тыныч халыкка карата кансыз җинаятьләре турында белемнәрен ныгытты. Ә инде Арчадагы 6 нчы урта мәктәптә, бердәм дәрес үткәрүдән тыш, 9 Май – Бөек Җиңү көненә багышлап, «Хәтерлим! Горурланам!» дигән мәктәпнең «Үлемсез полк»ын да эшләгәннәр.
«Без аны проект итеп эшләдек. Һәр сыйныф үзенең «Үлемсез полк»ын эшләде. Бик матур килеп чыкты», – диде Арчадагы 6 нчы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Җиһангирова.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ