Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча педагогия көллиятендә зур үзгәрешләр

22 нче октябрьдә Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды.Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар...

22 нче октябрьдә Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды.
Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм «SkillsPassport» дип аталган документ алачак. Бу турыда Татар-информ агентлыгы хәбәр итә.
Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова сүзләренчә көллият 15 млн. сумлык федераль грант откан һәм әлеге акчага дүрт остаханә ачарга, көллиятнең материаль-техник базасын яхшыртырга мөмкинлек туган.
Яңа остаханәләр дөнья стандартларына туры китереп эшләнгән. Монда укытучылар һәм тәрбиячеләр заманча компьютер технологияләрен һәм программаларын кулланып эшләргә өйрәнәчәк.
Заманча остаханәләрдә көллият студентларыннан тыш, квалификацияне күтәрү курсларын үтүче педагоглар һәм тәрбиячеләр дә, һөнәри ориентация буенча белем тупларга теләгән мәктәп укучылары да шөгыльләнә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ