Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада балалар иҗаты фестивале узды

Арча төбәге һәрьяктан сәләтле балаларның күплеге белән аерылып тора. Чөнки аларга үрнәк алырдай, татар халкының горурлыгы һәм мактанычы булырдай күпме якташ әдипләре, сәнгать әһелләре бар. Аларга алма...

Арча төбәге һәрьяктан сәләтле балаларның күплеге белән аерылып тора. Чөнки аларга үрнәк алырдай, татар халкының горурлыгы һәм мактанычы булырдай күпме якташ әдипләре, сәнгать әһелләре бар. Аларга алмашка менә дигән сәләтле яшь буын үсеп килә. Моның шулай булуын Арча балалар сәнгать мәктәбендә булып узган «Арча ягы – данлы Тукай ягы» дигән XVIII республика балалар иҗаты бәйге-фестивале дә ачык раслады. Ул сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр, Укытучылар һәм остазлар елына багышлап үткәрелде. Әлеге чарада 150 ләп укучы катнашты. Алар, арчалылардан тыш, Кукмара, Балтач, Саба, Питрәч, Югары Ослан, Яшел Үзән, Биектау районнарыннан да иде.
Бәйге, номинацияләргә бәйле рәвештә, берничә кабинетта һәм концертлар залында узды. Халык җырларын башкару, музыка уен коралларында (баян, аккордеон, балалайка, домра, гитара, курай, скрипка, фортепиано) уйнау, ансамбльләр һәм остаз белән укучы чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнде. Республикабызның күренекле сәнгать осталары, музыка юнәлешендә эшләүче хөрмәтле укытучылар һәм атказанган хезмәткәрләр һәр чыгышка үзләренең гадел бәясен бирде.
Төрле номинацияләрдә яшь категорияләренә карап, дипломант һәм лауреат исеменә лаек булучыларга дипломнар тапшырылды. Кайбер катнашучылар аерым бүләкләргә дә лаек булды. Әйтик, полифоник әсәрне иң яхшы башкаручы Диана Мөхәмәдиярова һәм иң матур башкаручы җырчы Әминә Ибраһимова махсус приз белән бүләкләнделәр. Аларның икесе дә – Арчадагы балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Ә «Укытучы-укучы» номинациясендә чыгыш ясаган Кукмара районыннан Сәйдәш Бикбов һәм аның укытучысы Дамир Рафиков «Арча ягы – данлы Тукай ягы» XVIII республика балалар иҗаты бәйге-фестиваленең Гран-приена ия булдылар.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ