Логотип Магариф уку
Цитата:

Артык киемнәрне ташламагыз!

Киләсе ялларда, ягъни 15 һәм 16 нчы февраль көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан «Континент» паркында кулланылышта булган җылы киемнәр җыю акциясе узачак. «День...

Киләсе ялларда, ягъни 15 һәм 16 нчы февраль көннәрендә 10.00-16.00 сәгатьтә Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан «Континент» паркында кулланылышта булган җылы киемнәр җыю акциясе узачак. «День добрых дел» фондына нигез салучы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, «Хорошие руки» складына җыелган өс һәм аяк киемнәре, көнкүреш техникасы һәм башка кирәкле әйберләрдән ел саен 10 меңләп кешегә өлеш чыга. «Шул рәвешле без киемнәргә дә икенче гомер бирәбез, әлегә киемнәр сатып ала алмаган кешеләргә дә ярдәм кулы сузабыз», – ди ул.
Шимбә көнне парктагы акциягә тагын бер чара кушылып китәчәк: «Добрый фудтрак» мобиль ризык тарату пунктында авыр тормыш шартларында калучыларга кайнар ризык өләшенәчәк.
Белешмә
Мондый акция 2019 елның декабрь аенда «Континент» паркында узган иде инде. Ул чакта чарада ике йөзгә якын кеше катнашып, тоннадан артык кием-салым җыелган.
Мәгълүмат өчен:
Казанда киемнәр кабул итүнең даими пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшли:
- Восстания урамы, 59
- Пушкина урамы, 24/26
- Калинин урамы, 3.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ