Логотип Магариф уку
Цитата:

Әти-әниләр Кырым лагерен судка бирә ала

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы балалары “Лучистый” лагерендә агуланган ата-аналарга судка иск бирүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза. “Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез. Ата-аналар...

Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы балалары “Лучистый” лагерендә агуланган ата-аналарга судка иск бирүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы яза. 
“Әлбәттә, ярдәм итәчәкбез. Ата-аналар белдергән бөтен шикаятьләр һәм сораулар “Черноморец”ка җибәреләчәк. Ә соңыннан “Черноморец” үзәге, Татарстан белән Кырым арасындагы мөнәсәбәтләрдә “Лучистый” лагеренә булган барлык шикаятьләрне һәм таләпләрне белдерәчәк”, - диде агентлык әңгәмәдәше.
“Черноморец” үзәге балалар хастаханәдә уздырган көннәрне компенсацияләүнең вариантларын табачак, диде министр.
“Иң мөһиме – балалар бөтенесе дә Казанга кайтты. Хәзер әти-әниләр белән быел балаларның ялын компенсацияләүнең вариантларын билгеләргә кирәк”, - диде Дамир Фәттахов.
16 июльдә Кырымның “Лучистый” лагерендә ял итүче балалар норовирус инфекциясе белән агуланды. Шуннан соң агулану билгеләре булган 54 кеше, шул исәптән 49 бала Евпатория шәһәре хастаханәсенә озатылды. Кырым Тикшерү комитеты җинаять эше ачты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ