Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбе республика күләмендә экологик конференция үткәрде

Конференция дистанцион узу сәбәпле, җиңүчеләргә дипломнар соңрак – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша тапшырылачак.

Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбе республика күләмендә экологик конференция үткәрде

Әтнә районының Комыргуҗа урта мәктәбе бер көнгә республиканың экологик проблемаларын өйрәнү үзәгенә әйләнде – биредә «Туган якның экологик һәм географик проблемаларын өйрәнү» темасына багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.

16 ел дәвамында Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге буенча фәнни-гамәли конференцияләр үткәреп килгән мәктәп беренче мәртәбә экология темасына алынган. Конференция «Рус география җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсенең Татарстан буенча региональ бүлекчәсе инициативасы һәм ярдәме белән уздырылды.

Катнашучыларны Әтнә районы башкарма комитеты рәисе Айрат Каюмов сәламләде. Ул конференциянең экологик ике айлык вакытында үткәрелүендә басым ясады. Аның даими рәвештә Әтнәдә уздырылачагына ышаныч белдерде.

Конференциягә 38 эш сайлап алынган иде. Конференциядә секцияләргә бүленеп, мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм студентлары белән бергә мәктәп укучылары да  катнашты. Авторлар дистанцион формада чыгыш ясады. Чыгышлар дүрт секциягә бүленгән. Һәр секциянең үз жюрие билгеләнгән.

Жюри рәисләре – КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Ләйлә Мәүлүдова, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгече Алия Шәймуллина, КФУның география һәм экология белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы Марат Вәлиев, Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин.

«Конференциягә экология проблемаларына битараф булмаган кешеләр катнашты. 4-5 сәгать эчендә 4 секциядә күпме кызыклы чыгышлар тыңланды, көтелмәгән  ачышлар ясалды, туган ягыбыз турында күпме файдалы мәгълүмат яңгырады», — диде һәр секциянең эшен күзәтеп барган Әтнә районы мәгариф бүлеге мөдире Алинә Мөхәммәтгалиева.  «Чыгышларның тематикасы төрле булса да, аларны уртак фикер берләштерә. Бүгенгесе көндә табигать бездән ярдәм көтә», — дип нәтиҗә ясады ул.

«Безнең секциядә төрле тематикалы алты доклад тыңланды. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы педагогы Лилия Фәхретдинова үләксә базлары темасын, малларның зарарлы калдыкларын күмү проблемаларын күтәреп чыкты. Казанның 171 нче мәктәп укытучысы Лениза Галиуллина су астында калган авыллар тарихын өйрәнгән. Эзләнү эше Интернет материалларына түгел, ә кешеләрнең хатирәләренә нигезләнүе белән кыйммәтле»,-  диде КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Ләйлә Мәүлүдова.

Ул шушы мәктәп укытучысы Рафил Миңнебаевның су аномалияләренә багышланган докладын югары бәяләде. Укытучының төрле экологик акцияләр үткәрүен ассызыклады. Эзләнү эшләренә мөмкин кадәр күбрәк итеп укучыларын җәлеп итәргә киңәш бирде.

«Безнең районда беренче мәртәбә шундый зур конференция уза. Катнашучылар бик күп. Без бик тырыштык. Мөмкинлек булса, тагын үткәрә алабызмы?» — дип сорады чыгышы белән үзе дә шушы районнан булган, оештыру эшләрендә актив катнашкан КФУ укытучысы Марат Вәлиев.

Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Фәрхуллин үз чыгышында Яшел Үзән районыннан кызыклы докладны билгеләп узды. «Раифа күле тирәле экологик сукмак темасына язылган эзләнү эше кызыклы иде. Укучылар безгә бер серне ачтылар. Раифа күлендә бакалар бакылдамый диләр. Чынлыкта алар бакылдый икән», — диде ул.

Конференция туган як турында эстрада җыры белән тәмамланды. Конференция дистанцион узу сәбәпле җиңүчеләргә дипломнар соңрак – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша тапшырылачак.

  • Комыргуҗа авылы мәктәбендә 89 бала укый. Мәктәп Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртә. Мәктәптә Мәрҗани музее урнашкан. Ул районның туган якны өйрәнү муниципаль музееның филиалы.
  • Комыргуҗа мәктәбе район башлыгы Габделәхәт Хәкимов авылы булуы белән дә билгеле. Бирегә Әтнә районының тирә-күршедәге кечкенә авылларыннан, шулай ук Биектау районының мәктәбе булмаган авылларыннан да килеп укыйлар.
  • Мәктәпнең кызыклы шөгыле — сату өчен яшелчә үсентеләре әзерли. Хәзер класслар һәм ябык балкон помидор, борыч һәм чәчәк үсентеләре белән тулган. Авыл халкыннан үсентеләргә сорау зур. Акчасы мәктәп кирәк-ярагына тотыла.

tatar-inform

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.