Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (19–25 июль)

КучкарКучкарлар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле атна булачак. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте.ҮгезбозауҮзгәрешләрдән кур...

Кучкар
Кучкарлар өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле атна булачак. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте.
Үгезбозау
Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Яңа мөмкинлекләр килеп чыкса, кыюрак булыгыз. Сезнең бәхетегез үзегезнең кулда.
Игезәкләр
Игезәкләр өчен бу атна күңелле мизгелләр алып килергә мөмкин. Дусларыгыз ял итәргә чакырса, баш тартырга ашыкмагыз. Бу ялларда сезне бик шатлыклы вакыйга көтәчәк.
Кысла
Йолдызлар мәхәббәт сорауларына җитди карамаска, арткы планга күчереп торырга киңәш бирә. Сезнең өчен бу атна эшкә бай булачак. Командировкаларда яңа танышулар көтелә.
Арыслан
Тормышыгызда яңа ачышлар вакыты. Бу атнада көтеп алмаган сюрпризлар булачак. Бу атнада сез бик актив һәм күтәренке кәефтә булырсыз.
Кыз
 Гаиләлеләр өчен бала алып кайту уңышлы булачак ялгызлар мәхәббәт кенә түгел, ә җитди мөнәсәбәтләргә өмет итә алачак.
Үлчәү
Бу атна иҗади ачышларга бай  була. Үзегезне яңа һөнәрдә сынап карау өчен менә дигән вакыт. Кыюрак булыгыз. Мондый мөмкинлек һәр көнне килеп чыкмый.
Чаян
 Яшәү урыны алыштыру өчен яхшы чор. Ялгызлар өчен мөнәсәбәтләр төзү генә җиңелләрдән бирелми. Әмма узган елларда башланган мөнәсәбәтләрегез уңышка китерәчәк.
Укчы
 Сәламәтлегегезне онытмагыз. Салкын тиюләрдән сакланыгыз. Бу атнада ялларны өйдә кино карап, яисә туганнар белән тыныч, матур шартларда үткәрергә киңәш итәбез.
Кәҗәмөгез
Биеклеккә күтәрелү өчен, мөмкинлекләр чыгып торачак. Гаиләле парлар мөнәсәбәтләрендә бар да яхшы булыр. Гаиләгез белән матур җәйге көннәрдә ял итеп кайту киңәш ителә.
Сукояр
Сукоярлар энергиянең тагын да күбәюен сизәчәк. Сез бу атнада илһам китерүче ролендә булырсыз. Сез бик хисчән кеше. Шулай да эмоцияләргә бирелергә тырышмагыз.
Балык
Балыклар өчен бу атна бик кызыклы булачак. Сезгә вакытлыча финанс турында онытып, шәхси тормышыгызны кайгыртырга кирәк. Үзегезнең тышкы кыяфәт, имиджыгызны үзгәртүегез ихтимал.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ