Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (21 – 27 июнь)

КучкарАтна башы нервлы һәм киеренке булырга мөмкин. Күп кенә кучкарларга үзләре теләмәгән эшне башкарырга туры киләчәк. Әмма сезгә ярдәмгә дусларыгыз киләчәк, алар белән берлектә киртәләрне җиңү ысулл...

Кучкар
Атна башы нервлы һәм киеренке булырга мөмкин. Күп кенә кучкарларга үзләре теләмәгән эшне башкарырга туры киләчәк. Әмма сезгә ярдәмгә дусларыгыз киләчәк, алар белән берлектә киртәләрне җиңү ысулларын табачаксыз. Ә менә яллар сезгә сюрпризлар әзерли, шуңа да бу көннәрне махсус планнар төземәгез.
Үгезбозау
Бу атна тормышыгызга үзгәрешләр кертәчәк. Яңа һәм файдалы гадәтләрегез барлыкка киләчәк, алга барырга комачаулаганнарыннан арыначаксыз. Атнаның беренче яртысында сезне эшлекле элемтәләр, туганнар һәм дуслар белән очрашулар көтә. Атнаның икенче яртысында авыр эшләрдән баш тартыгыз, ял итегез.
Игезәкләр
Атна җиңел булмаячак. Әмма килеп туган авырлыклар артык җитди түгел, шуңа күрә уйлаган эшегездән баш тартмагыз. Пәнҗешәмбедән финанс сорауларын чишә башласагыз әйбәт булыр, күптән теләгән әйберләрне сатып алу өчен уңай вакыт.
Кысла
Бу атна сезнең өчен агымдагы елның иң яхшы чоры булып тора, матди хәлегезне яхшыртырга, уңышка ирешергә сезгә берни дә комачауламаячак. Тик моның өчен тырышып эшләргә туры киләчәк.
Арыслан
Бернәрсәне дә озакка сузмагыз. Атнаның беренче яртысы күптән куелган максатларга ирешү, мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен уңай вакыт. Перспективалы проектка алынырга әзер булуларын аңларлар. Ләкин исегездә тотыгыз, авырлыкларга дучар булган очракта якыннарыгызга каты бәрелмәгез. Чөнки нәкъ менә алар сезне тынычландыру ысулларын табачак.
Кыз
Атнагыз җиңел һәм позитив рухта үтәчәк. Шәхси тормышыгызны җайлау, яңа танышлар булдыру өчен бер дигән вакыт. Күңел күтәренкелегенә бирелеп, берьюлы берничә эшкә тотынмавыгыз хәерле, теләгән максатыгызга ирешергә авыр булачак.
Үлчәү
Атнаның беренче яртысында чит кешеләрнең эшен башкарырга һәм башкалар ясаган хаталарны төзәтергә туры киләчәк. Ә атна ахырында сезнең күңел торышыгызга әйләнә-тирә мохит йогынты ясаячак. Шуңа да матур кием киегез, тәмле ризыклар пешерегез. Якшәмбе көнне кунаклар чакырыгыз.
Чаян
Бу атнаны үзегезне чын-чынлап кызыксындырган эшләрне сайларга тырышыгыз. Аларны бик җайлы һәм тиз башкарырсыз. Үзегез югында сезнең турында сөйләшүчеләр табылыр, ләкин алар сезгә уңай популярлык кына өстәячәк.
Укчы
Бу атнага планлаштырган эшләрегезне тирә-юньдәгеләрдән яшерен рәвештә эшләргә киңәш ителә, бигрәк тә эшнең нәтиҗәсе сезнең өчен аеруча да мөһим булса. Бик ышанычлы партнёрларыгызга да мөһим гамәлләрне, бигрәк тә финанслар белән бәйлеләрен, үтәүләрен сорамагыз.
Кәҗәмөгез
Вак-төяк эшләргә әзер булыгыз. Еш кына алар бөтенләй көтмәгәндә барлыкка киләчәкләр һәм кичекмәстән чишү юлларын таләп итәчәкләр. Нәтиҗәдә еш кына башлаган эшегезне кичектерергә туры киләчәк. Иң мөһиме үзегезне кулда тотыгыз, тынычланырга тырышыгыз. Чөнки ял көннәрендә сезне дусларыгыз белән кызыклы сәфәрләр, гаилә чаралары көтә.
Сукояр
Бу атнаны кәефегез еш кына үзгәреп торыр, фикерләрегезне тупларга авыр булыр. Әгәр дә борчуларыгыз турында якыннарыгыз белән бүлешсәгез, алар һичшиксез ярдәмгә килерләр. Атна ахырында вакытыгызны өй эшләренә һәм гаиләгезгә сарыф итегез.
Балык
Көч һәм вакытыгызны вак-төяккә сарыф итмәгез, чөнки атна дәвамында мөһим вакыйгалар булуы, кайчак авырлыклар да килеп чыгуы ихтимал. Аның каравы сезгә кызыклы фактлар ачылыр, яңа мәгълүмат алырсыз, үзегез дә берәр серегез белән бүлешергә теләрсез. Шәхси тормышыгызда романтик вакыйгалар күп булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ