Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (26июль–1август)

КучкарГаиләле кучкарларның мөнәсәбәтләре суынырга мөмкин. Сабыррак булыгыз, бер-берегезгә юл куярга тырышыгыз. Әгәр дә юл куярга өйрәнсәгез тиз арада мөнәсәбәтләрегез рәтләнәчәк.ҮгезбозауМәхәббәтен эз...

Кучкар
Гаиләле кучкарларның мөнәсәбәтләре суынырга мөмкин. Сабыррак булыгыз, бер-берегезгә юл куярга тырышыгыз. Әгәр дә юл куярга өйрәнсәгез тиз арада мөнәсәбәтләрегез рәтләнәчәк.
Үгезбозау
Мәхәббәтен эзләүчеләрне кызыклы очрашулар көтә. Кыюрак булыгыз. Гаилә кору өчен менә дигән вакыт.
Игезәкләр
Кунакка йөрегез, күбрәк аралашыгыз.Бу атнада сезне кызыклы очрашулар көтәчәк. Ләкин сак булыгыз, бөтен кешегә дә артык ышанмагыз.
Кысла
Кыслаларның холкы бу атнада авырлыклар китерергә мөмкин. Үзегезне кулда тотарга өйрәнегез. Кешеләр белән аралашканда йомшаграк булыгыз. Үзегезне әллә кемгә куймагыз.
Арыслан
Бу атнада командировкага чыгучыларның юлы уңа. Яңа танышулар, очрашулар көтелә. Үзегезне яхшы яктан гына күрсәтегез. Кешеләргә карата бераз гына чыдамлырак булыгыз.
Кыз
Финанс мәсьәләсенә килгәндә, акчага кытлык булмаячак. Озакламый зур  керем көтелә. Эшләгән эшләрегез, тырышлыгыгыз шактый гына зур акча китерәчәк.
Үлчәү
Шәхси тормышта бар да яхшы. Алда сезне кызыклы мөмкинлекләр көтә. Ләкин эшкә килгәндә, монда коллегаларыгыз яисә җитәкчегез белән аңлашылмаучылыклар килеп чыгарга мөмкин. Бераз гына чыдамлырак булыгыз һәм барысы да яхшы булыр.
Чаян
Моңа кадәр яшерен серләрегезнең ачылуы ихтимал. Шуның аркасында үзегезне уңайсыз хис итәрсез. Ләкин онытмагыз барысы да вакытлыча
Укчы
Сүзегезне үлчәп кенә сөйләгез. Югыйсә сезне дөрес аңламаслар. Ял алыгыз, кая да булса барып, ял итеп кайтыгыз.
Кәҗәмөгез
Эштә күптәннән уйлап йөргән планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге туачак. Сезнең тырышлыгыгызны озакламый тиешле дәрәҗәдә бәяләячәкләр.
Сукояр
Аралашу даирәсен киңәйтергә кирәк.  Яңа эш башлау өчен кулай вакыт. Озакламый бик шатлыклы вакыйга көтелә.
Балык
Парын эзләүчеләр үзенә кулай кешене үз тирәсеннән, эштә яки укуда таба алачак.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ