Логотип Магариф уку
Цитата:

Автобус белән авариядә имгәнгәнүчеләр саны 21гә җиткән

Бүген 8.48 сәгатькә белешмә буенча, вахта автобусы һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә имгәнүчеләр саны 21 кешегә җитте. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алабуга янында вахта...

Бүген 8.48 сәгатькә белешмә буенча, вахта автобусы һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә имгәнүчеләр саны 21 кешегә җитте. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, Алабуга янында вахта автобусы белән авариядә бер кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән.
Бер кешене Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр, бер кеше хастаханәгә барудан баш тарткан. Калган кешеләрне якын арада хастаханәгә илтәчәкләр.
Моңа кадәр Эчке эшләр министрлыгы «Татарстанда вахта автобусы белән авариядә унбиш кеше имгәнгән, бер кеше үлгән», дип хәбәр иткән иде. 
«Татар-информ»

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ