Изге Рамазан аенда Чувашия Республикасының Батыр районындагы Кызыл Чишмә мәктәбен торгызу максатыннан Казанда хәйрия концерты әзерләнә.
«Яктылык марафоны» исеме астында үтәчәк әлеге концертта билетлар сатудан җыелган керем чал тарихлы урта мәктәпне тергезүгә тотылачак. Бу чарада Раяз Фасихов, Римма Ибраһимова, Илназ Сәфиуллин, Зиннур Сәфиуллин, Гүзәлия, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Эльмир Низамов, Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыров кебек артистлар, сәнгать эшлеклеләре катнашырга әзер булуларын белдерде.
«Яктылык марафоны» концерты 19 апрельдә «Пирамида» концертлар залында үтәчәк.