Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл укытучылары форумында – мәктәп директорлары остаханәсе

Казандагы «Адымнар»полилингваль комплексында бүген иртәдән үк үзгә җанлылык, эшлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сәбәбе дә җитди: беренче тапкыр буларак биредә республикабызның барлык районнарыннан чакыр...

Казандагы «Адымнар»полилингваль комплексында бүген иртәдән үк үзгә җанлылык, эшлекле бәйрәм рухы хөкем сөрде. Сәбәбе дә җитди: беренче тапкыр буларак биредә республикабызның барлык районнарыннан чакырулы 500 ләп авыл укытучысы катнашында «Авыл укытучылары белән данлыклы» дигән республикакүләм форум үтте. Безнең «Мәгариф» журналы өчен бу чара аеруча көтеп алынды. Чөнки без инде менә унынчы ел рәттән Бөтенроссия «Авыл укытучысы» бәйгесенең инициаторы булып торабыз. Шунысына игътибар иттем: бүгенге форум делегатлары арасында таныш йөзләрне: «Авыл укытучысы» конкурсы җиңүчеләрен, журналыбызның актив авторларын шактый шәйләдем.
Форумда катнашучылар өчен җиде педагогик остаханә эшләде. Шәхсән үземә мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эшләр буенча урынбасарлары, авыл мәктәпләре директорлары катнашында узган «Идарә итү, мотивациялләү, контрольдә тоту» дигән педагогик остаханәдә катнашу насыйп булды. Анда җиде мәктәп директоры чыгышын тыңладык. Соңгы елларда, укытучылар, бигрәк тә мәктәп җитәкчеләре арасында ир-атларны сирәк очратабыз. Ә менә бүгенге остаханәдә чыгыш ясаган җиде директорның икесе ир-ат затыннан иде. Икенчедән, мондый олы форумнарда, бигрәк тә татар мәркәзе саналган Казанда үткәннәрендә чыгыш ясаучылар, үзләре татар булсалар да, рус телендә  сөйләүне нигәдер өстен күрә. Бүген исә Питрәч районы Чыты төп мәктәбе директоры Фәридә Фәттәхетдин кызы Гайнетдинова белән Сарман районы Ләшәү Тамак төп мәктәбе директоры Ринат Сирин улы Дәүләтовлар Тукай телендә чыгыш ясадылар.   Чыгышыгызны аңламыйбыз, русчага күчегез дип берәү дә дәгъва белдермәде.
Бүгенге остаханәдә «Авыл мәктәбе укучыларының функциональ грамоталылыгын формлаштыруны оештыру», «Авыл мәктәбе укытучысы: яңа. яңа максатлар», «Азкомплектлы авыл мәктәбендә укытучыларның эш үзенчәлеге», «Уңыш территориясе: авыл мәктәбендә белем бирүне үзгәртү», «Хәзерге заман мәктәбе шартларында укытучы эшчәнлегендә традицияләр һәм инновацияләр» дигән темаларга чыгышлар тыңланды.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ