«Авыл укытучысы – 2018» бәйгесенең финал сынавы билгеле

Тиздән «Мәгариф» журналы редакциясе «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесе җиңүчесен игълан итәчәк. 

Һөнәри конкурсның III этабында катнашу хокукына Балык Бистәсе, Питрәч, Әгерҗе, Мамадыш, Мөслим, Лениногорск, Сарман, Кайбыч, Кукмара, Тукай  районы мәктәпләрендә эшләүче 10 укытучы ия булды.  Финалда аларны мастер-класслар бәйгесе көтә. Укытучы үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен ничек белүен һәм аудитория белән эшли алу сәләтләрен күрсәтергә тиеш була. Катнашучыларыбыз Казандагы Ш. Мәрҗәни ис. 2 нче номерлы гимназиядә ачык дәрес күрсәтәчәк.

«Мәгариф» журналының баш мөхәррире Сөмбел Таишева һәм гимназия директоры Кәмәрия Хәмидуллина җитәкчелегендәге жюри, мастер-классларны бәяләп, абсолют җиңүчене, II һәм III урын алучыларны һәм номинантларны игълан итәчәк.

«Авыл укытучысы – 2018» III этап сынавы 26 нчы сентябрьгә билгеләнгән.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *