Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенә эшләр килә башлады

1 мартта «Авыл укытучысы» бәйгесенең беренче этабы старт алды. Өч атна эчендә «Мәгариф» журналы редакциясенә Татарстанның берничә районыннан конкурс эшләре килеп иреште. Һөнәри бәйгедә Татарстан һәм Р...

1 мартта «Авыл укытучысы» бәйгесенең беренче этабы старт алды. Өч атна эчендә «Мәгариф» журналы редакциясенә Татарстанның берничә районыннан конкурс эшләре килеп иреште. 
Һөнәри бәйгедә Татарстан һәм Россия төбәкләренең район үзәкләрендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә, бистәләрдә, авылларда эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Быел укытучыларга түбәндәге темаларга эссе язып җибәрергә тәкъдим ителде:
1. Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышы.
2. «WorldSkills Kazan 2019» чемпионаты укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда нинди роль уйный?
3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?
4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.
Безнең редакциягә килеп ирешкән конкурс эшләрендә укытучылар беренче һәм өченче темаларга өстенлек биргән.
Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: awil2019@mail.ru) 30 нчы июньнең 23:59 сәгатенә кадәр кабул ителә.
НИГЕЗЛӘМӘ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ