Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» форумында 500 ләп укытучы катнашуы көтелә

12 майда Казандагы Адымнар күптелле комплексында республикабыздагы авыл мәктәпләре укытучыларының беренче форумы узачак. Аның эшендә 500 укытучы, мәктәп директорлары, методистлар, югары уку йортлары г...

12 майда Казандагы Адымнар күптелле комплексында республикабыздагы авыл мәктәпләре укытучыларының беренче форумы узачак. Аның эшендә 500 укытучы, мәктәп директорлары, методистлар, югары уку йортлары галимнәре  катнашачак.
Форум кысаларында укытучыларның тарих, география, биология, химия, технология, физика фәннәрен, татар һәм рус телләрен укыту эшчәнлекләре белән бәйле чыгышлар көтелә, тәҗрибә уртаклашу  мәйданчыклары эшләячәк.
Мәктәпләрдә татар телендә белем бирү, предмет буларак укыту сәгатьләре кыскартылган бер чорда әлеге очрашуда тел белгечләре күтәрәчәк  мәсьәләләр дә  бик күп, дип белдерә оештыручылар. «Авыл укытучысы – туган тел сагында», «Тәрбия һәм белем бирүдә авыл мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты арасында дәвамчанлык», «Авыл мәктәбендә  сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү», «Яңартылган ФДББС шартларында туган телләрне укыту»  темалары  буенча чыгышлар булачак.
Форумның пленар өлешендә укытучылар үзләрен борчыган сорауларны Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бирә алачак,  үзара фикер алышулар булачак. Очрашуда  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның да катнушуы көтелә.

 Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ