Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл эшкуарлары җыела

16-18 март көннәрендә Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты X Бөтенроссия татар эшкуарлары җыены уздыра. Быел җыенга илебезнең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500ләп кече бизнес вә...

16-18 март көннәрендә Казанда Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты X Бөтенроссия татар эшкуарлары җыены уздыра. Быел җыенга илебезнең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500ләп кече бизнес вәкиле, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак. 18 март көнне эшкуарлар алдында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясар дип көтелә. Чара кысаларында эшкуарлар Буа районының алдынгы фермер хуңалыкларының эшчәнлеге белән дә танышачак.
Бу чара мәктәп, балалар бакчалары коллективлары өчен дә әһәмиятле. Күп кенә эшкуарларыбыз авылның матди ягын гына түгел, рухи-җәмгыяви яшәешен – мәктәп, балалар бакчалары эшчәнлеген дә кайгыртып тора. Әйтик, Пермь краендагы Күңгер районының Тортүз авылы эшкуары Алмаз Хавыев, Чуашстанның Батыр районындагы Озын Куак авылы эшкуары Рәшит Сәнҗәпов, Нижгар өлкәсендәге Пилнә районының Сафаҗәй авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Нуриманов шундыйлардан. Алар авылларыбызны, мәктәп, балалар бакчаларын саклап калуга хәл кадәри өлеш кертәләр, – дип сөйләде безгә БТК башкарма комитетының Россия төбәкләре буенча урынбасары Марс Тукаев.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ