Логотип Магариф уку
Цитата:

Әй, аланнар, әй, болыннар

Миләүшә ХӘСӘНОВА, Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыТәрбия юнәлеше: экологик тәрбия.Формасы:  табигатьтә квест.Катнашуч...

Миләүшә ХӘСӘНОВА,
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч
 мәктәбенең I квалификация категорияле
 башлангыч сыйныфлар укытучысы
Тәрбия юнәлеше: экологик тәрбия.
Формасы:  табигатьтә квест.
Катнашучылар: мәктәп укучылары, укытучылар, әти-әниләр, Алан хуҗасы.
Квестны үткәрү вакыты: 40 – 60 минут.
Уенны үткәрү урыны: иркен алан.
Максат:
– балаларда әйләнә-тирә табигатькә игътибарлылык, экологик культура тәрбияләү;
– милли-төбәк компоненты белән таныштыру;
– коллективта дуслык, бер-береңә ярдәмчеллек тәрбияләү;
– балаларда акыл тәрбиясен үстерү, әйләнә-тирә табигатькә, җисемнәр һәм күренешләргә карата кызыксыну уяту;
– балаларда туган ягына, яшәгән җирлегенә, милли чыгышына хөрмәт тәрбияләү.
Бурычлар:
– балаларның экология буенча белемнәрен системалаштыру;
– табигать күренешләре, тере һәм тере булмаган табигать объектларының үзара бәйләнеше турында тулы күзаллау формалаштыру;
– укучыларда танып-белү мотивациясен һәм активлыгын формалаштыру, әйләнә-тирә дөньяны танып-белүгә кызыксыну уяту;
– күзәтүчәнлекне, чагыштыра, анализлый белү, тәҗрибә барышында балаларның танып-белү кызыксынуын, нәтиҗәләр ясый белүне үстерү;  сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтү;
– командада эшләргә өйрәтү күнекмәләрен, уен кагыйдәләрен үтәргә күнектерү; табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Алдан башкарылган эш:

  1. Уен алдыннан мәктәп администрациясе белән килешенә.

  2. Укытучы укучыларның сәламәтлегенә куркынычсыз урын сайлый. Аның тирә-юнен җентекләп өйрәнә, тикшерә.

  3. Уенга чыгар алдыннан укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатыла, инструктажга кул куйдыртыла.

  4. Укучыларның әти-әниләре белән аңлату эшләре алып барыла. Балаларга уңайлы һәм һава шартларына карап, җайлы кием кигерү турында әңгәмә корыла.

  5. Барасы урынның маршруты сайлана һәм балаларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатыла.


Җиһазлар белән тәэмин ителеш
Уенны оештыручы уен өчен кирәкле әйберләрне алдан әзерли:
– ялан буйлап төрле җәнлек-уенчыклар, кош-уенчыклар яшерелә;
– «Серле сүз» хәрефләре (бөҗәк), конверт әзерләнә;
– дару үләннәре исемнәре язылган карточкалар;
– агач рәсемнәре төшерелгән фотокарточкалар
– кошлар тавышы яздырылган флешка;
– гөмбә җыю аланы. Анда гөмбә рәсемнәре беркетелгән казыклар кагып чыгылган. Ашарга яраклы гөмбәләрнең артында сумка сүзе хәрефләре беркетелә;
– кызыл, сары, яшел, зәңгәр, көрән төстәге шарлар;
– бөҗәк рәсемнәре (чикерткә, кырмыска, бал корты, күбәләк, камка);
– сюрприз яшерелгән тартма салынган сумка;
– төрле төстәге шарлар эленгән бау. Һәр шарга бер бөҗәк рәсеме ябыштырылган. Мәсәлән, яшел шарда – чикерткә, көрән шарда – кырмыска, сары шарда – бал корты, зәңгәр шарда – күбәләк, кызыл шарда – камка. Кызыл шар эчендә сюрприз яшерелгән тартма ачкычы.
Квест уены – чагыштырмача яңа уен төре. Бүген «квест» сүзен белмәгән балалар аздыр. Чөнки аларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итү максатыннан, бу чара бик еш кулланыла. Quest сүзе «эзләү» дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу уенда һәрвакыт нәрсәнедер эзләргә туры килә. Квест туры һәм әйләнмәле була. Бүген мин чылбыр буенча гына үтелергә тиешле туры квест тәкъдим итәм. Уенда катнашучылар, төрледән-төрле биремнәр үтәп, яшерелгән предметны табарга тиеш булалар. Иң мөһиме – биремнәр бер темага багышланып, бер максатка юнәлтелә. Әлеге квест уены белән балаларны табигатьтә ял иттерергә, кызыктыргыч бүләкләр бирергә, туган көннәрен билгеләп үтүче балалар өчен яисә берәр бәйрәм уңаеннан оештырырга мөмкин. Мин бу уенны 4 нче сыйныф укучыларын башлангычтан озатканда үткәрдем.
Уен барышы
Уенны оештыручы Алан хуҗасы. Хәерле көн, балалар! Менә без сезнең белән авылыбызның иң матур, иң гүзәл һәм шул ук вакытта иң чиста һавалы урынына – Тундра яланына[1] җыелдык. Без бүген биредә «Әй, аланнар, әй, болыннар, сез безне көттегезме?» дигән квест уены уйнарбыз. Безнең максат: билгеләнгән тукталышларда биремнәр үтәп, сюрприз алу. Бүгенге квест биремнәре дә табигать турында булачак. Анда яшәүче җәнлекләр, бөҗәкләр һәм кошлар турында белемнәребезне тикшерербез һәм фикерләр белән уртаклашырбыз. Ә хәзер сезнең арадан бер командир да сайлап куйыйк әле.
Һәр тукталышта дөрес җавап өчен сез «Серсүз» хәрефләрен дә җыярга, уен ахырына хикмәтле сүзне төзергә тиешсез. Сезгә дигән сюрптиз шунда  яшерелгән. «Серсүз» хәрефләрен капитан конвертка җыеп барырга тиеш.
1 нче бирем
(Табышмаклар язылган кәгазьләрне (1 нче кушымта) укучыларның һәркайсы берне сайлап ала да табышмакка җавапны әйтә. Бар бала җавапларны әйтеп бетергәч кенә, уенны оештыручы – Алан хуҗасы биремне укый.)
Табышмаклар

  1. Ыспайланмый яшимен, –


Энәләрем  яшермим,
Таныганнар – үрелми,
Үрелгәннәр – алалмый,
Үрелмәгән – кадалмый. (Керпе)

  1. Бер ботактан бер ботакка


Очып кына йөри гел.
Үзе җитез, үзе җиңел,
Ләкин үзе кош түгел. (Тиен)

  1. Алгы тәпие кыска,


Чабарга ул бик оста,
Соры тунын сала да
Ак тунын кия кышка. (Куян)

  1. Куянның да, төлкенең дә,


Хәтта этнең дошманы.
Үзеңнең дә котың очар
Урманда күрсәң аны. (Бүре)

  1. Җәй буена бал җыя,


Кыш буена хәл җыя. (Бал корты)

  1. Көлтә-көлтә койрыгым


Селки-селки барамын.
Йортларга кереп,
Тавык-чеби аламын. (Төлке)

  1. Урманда патша җәен,


Кышын кардан да аста. (Аю)
Алан хуҗасы. Табышмакның җавабына туры килгән предмет-уенчык аланда яшерелгән, һәркем үзенекен табып, минем янга алып килергщ тиеш. Башкаларныкын күрсәгез дә, аңа тимәгез, бары тик үзегезнекен генә алып киләсез. (Тиен, керпе, бүре, куян, төлке, аю, бал корты.)
2 нче бирем
(Балалар, үз предметлары (предмет-уенчык) белән җыелып беткәч, ярымтүгәрәк ясап басалар да алдагы биремне тыңлыйлар.)
Алан хуҗасы. Һәркем үз җәнлеге турында кыскача сөйләр. Командирга «Серсүз»нең беренче хәрефе тапшырылачак. (Б)
3 нче бирем
(Дару үләннәре исеме язылган кәгазьләр күрсәтелә. (2 нче кушымта) Балаларның һәрберсе берне сайлап ала. Дару үләннәрен җыю турындагы кагыйдәләрне искә төшерәләр.)
Алан хуҗасы. Дару үләнен яланнан эзләп табасыз, бер яфрагын өзеп алып киләсез. Шул дару үләненең файдасы турында кыскача сөйлисез. Командирга «Серсүз»нең икенче хәрефе тапшырыла (Ө)
4 нче бирем
Алан хуҗасы. Агачларны рәсемнәренә карап танырга, аларның татарча һәм русча исемнәрен әйтергә тиешсез. (3 нче кушымта) Командирга «Серсүз»нең өченче хәрефе тапшырачакмын. (Җ)
5 нче бирем
Алан хуҗасы. Кошларны тавышы буенча таны, русча исемнәрен дә әйт. (4 нче кушымта) Командирга «Серсүз»нең дүртенче хәрефе тапшырылыр. (Ә)
6 нчы бирем
Алан хуҗасы. Ә хәзер гөмбә җыярбыз. (5 нче кушымта) Ягез әле, гөмбә җыю кагыйдәләрен искә төшерик. Димәк, сезнең каршыгызда – гөмбә аланы. Сез гөмбәләрнең ашарга яраклыларын гына сайлап җыярга тиешсез.
7 нче бирем
Алан хуҗасы. Ә хәзер җыелган гөмбәләрнең артындагы хәрефләрне карагыз һәм шул хәрефләрдән сүз төзесәгез, безнең сюрпризның кая яшерелгәнен таба алырсыз. (Сумка) Димәк, сюрпризны табу өчен, нәрсә эзләргә кирәк? Әйдәгез, сумканы табыйк. Командирга «Серсүз»нең бишенче хәрефе тапшырылачак. (К)
8 нче бирем
Алан хуҗасы. Сумканы таптык, ләкин сюрпризны алу өчен ачкыч кирәк. Ачкычны табу өчен сезгә «Серсүз»не төзергә кирәк. (Бөҗәк)
Ә бөҗәкләр безнең кайда? (6 нчы кушымта) Әйе, яшел шарда – чикерткә, көрән шарда – кырмыска, сары шарда – бал корты, зәңгәр шарда – күбәләк, кызыл шарда – камка. Ачкычның кайсы бөҗәктә икәнен белү өчен, мин сезгә табышмак әйтәм.
Кызыл матур төймәдә,
Кара-кара таплар бар.
– Тимә миңа! – дип әйтә ул, –
Мыегымда агу бар! (Камка)
Алан хуҗасы. Димәк, сезгә кайсы шарны шартлатырга кирәк? Әйе, камка утырган кызыл шарны.
Сюрприз-момент. Ачкыч белән тартма ачыла, аннан гелий газы тутырылган шар очып чыга. Шар астында – тартма эчендә балалар өчен сюрприз  конфетлар һәм исемле бүләкләр.
Уен тәмам.
[1]
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ