Логотип Магариф уку
Цитата:

Айдар Сәлимгәрәев: «Яңа компетенцияләр белән өстәмә белем бирүнең системалы чишелешләре кирәк»

Бүген  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышы уза.Утырыш чыгыш форматында бара. Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җи...

Бүген  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышы уза.
Утырыш чыгыш форматында бара. Бүгенге утырышта Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторы Виктор Демидов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, министрлар, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ведомстволарның матбугат хезмәтләре җитәкчеләре, журналистлар һәм блогерлар катнаша.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 2022 ел нәтиҗәләре һәм якын киләчәккә планнар турында доклад белән чыгыш ясады. Басма һәм электрон ММЧ язмышы, кадрлар мәсьәләләре турында сөйләде.

Татарстанда 2023 ел ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән мәдәниятләрне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау елы дип игълан ителде. Бу медиа хезмәткәрләренә зур бурычлар куя. Татарстанда бүген 173 милләт яши һәм һәр этник төркемгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Айдар Сәлимгәрәев белдерде.

Республика агентлыгы җитәкчесе, югары уку йортларын тәмамлаучылар тарафыннан кадрлар кытлыгын тулыландыру буенча гамәлдәге нигезләмәне исәпкә алып, шәһәр һәм район басмалары өчен медиа мәктәпләр булдырылуын искәртте. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эре проектларның берсе булдырылды, бу  – Россиядә беренче «Диалог» АНО белем бирү мәйданчыгы, ул матбугат хезмәтләре, җитәкчеләр һәм журналистлар өчен укыту программаларын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Әлегә ул Россиядә бердәнбер булып кала. Өстәвенә быел «Россия репортерлары» белән бергә  белем бирү проекты гамәлгә ашырылды.
 Сөмбел Таишева фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ