Узган атнада «Минем спорт» платформасында эшләү буенча Бөтенроссия экспертлар берлеге беренче эш нәтиҗәләрен билгеләде. Җиңүчеләр рәтендә Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе методисты Гүзәлия Латфуллина да бар.
Гүзәлия Латфуллина иң яхшы администратор булып танылды. «Минем спорт» платформасында эшләп, бүген инде үзләре экспертлар исемлегенә кергән Азнакай тренерларының да хезмәте югары бәяләнде.
Шулай ук Ставрополь, Краснодар крае, Карелия Республикасы, Мәскәү, Брянск укутучылары җинделәр.
«Татар-информ» мәгълүмәте буенча