Бүген -2, иртәгә -28

Шимбә көнне Татарстанда  -28 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Бүген — 4 гыйнварда кар яву, урыны белән буран көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -4…-9 градус, көндез -2…-7 градуска җитәчәк.

5 гыйнвар көнне көндез термометр баганалары -4…-9, ә көнчыгышта -15 градусны күрсәтәчәк,  төнлә -13…-18 градуска кадәр, урыны белән -22 градуска кадәр төшәчәк, дип ышандыра синоптиклар.

Җомга көнне, 6 гыйнварда, янә кар явуы көтелә, төнлә -13…-18 градус, ә көндез -10…-15 градус салкын булачак.

Шимбә көнне исә һава температурасы -19…-24 градус, урыны белән -28 градуска кадәр җитәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.