Бүген Олег Газманов Казанда Россия көненә багышланган бушлай концерт белән чыгыш ясаячак. Илнең халык артисты үз хитларын башкарачак. Концертка теләге булган һәркем килә ала, ул 19:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында башлана.
Сәхнәдә шулай ук татар җырчысы Марат Яруллин, республика иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак.
Искәртеп узабыз, бүген С.Хәким урамында 12:00 дән транспорт хәрәкәте чикләнгән. Декабристлар урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр участок 23:00 гә кадәр ябык. Автомобильчеләрдән үз маршрутын алдан планлаштыруны сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, Казан халкы һәм кунаклары өчен Россия көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләнгән иде: патриотик акцияләр, уеннар, әдәби кичәләр, «Халыклар дуслыгы» маршы, этнофестиваль, салют һәм концертлар. Казанлылар өчен Татарстан иҗат коллективлары һәм Россия эстрадасы йолдызлары – Сергей Скачков һәм «Земляне» төркеме, Pizza төркеме чыгыш ясады. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.