Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген мәктәпләрдә математика буенча БДИны тапшыралар

Бүген  укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр  математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Сынауга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Белемнәрен баллар аша дәлилләргә теләүчел...

Бүген  укуларын югары уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр  математикадан Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Сынауга 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Белемнәрен баллар аша дәлилләргә теләүчеләр саны быел  Россиядә  400 меңгә җитә. Бу фәннән ким дигәндә 27 балл җыярга кирәк,  аның нәтиҗәләре 23 июньдә билгеле булачак.
Узган ел 362 мең баланың 21 мең 720 се 81–100 балл җыйган иде.  Шулар арасыннан Костромадагы 30 нчы мәктәп чыгарылыш укучысы Дмитрий Ломадзе  аерылып тора, ул рус теле,   математика, информатика һәм физика  фәннәрен йөзәр баллга тапшырган.
Татарстандагы узган елгы БДИ нәтиҗәләренә күз салсак, математикадан 9721  укучы,  имтиханда катнашып, уртача 60 балл җыйган. Россия буенча бу күрсәткеч – 53,9 балл.
                                                                                         Әхмәт СAФИН

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ