Бүген Татарстанда -36 градуска кадәр салкын булачак

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, термометр баганалары -36 градуска кадәр күрсәтәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Республиканың көнчыгыш өлешендә урыны белән кар явачак. Көндез явым-төшемсез, һава температурасы -23 градустан -28 градуска кадәр булачак. 

Гидрометцентр фаразы буенча, киләсе атнада да Татарстанда җылытмаячак.

tatar-inform.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.