Логотип Магариф уку
Цитата:

Балада кансызлык билгесен ничек ачыкларга?

Психотерапевт Наталья Наумова «ПолитЭксперт» белән әңгәмә вакытында  мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышында рәхимсезлек очраклары еш булуы турында сөйләде. Белгеч фикеренчә, әти-әниләргә балала...

Психотерапевт Наталья Наумова «ПолитЭксперт» белән әңгәмә вакытында  мәктәп укучыларының үз-үзләрен тотышында рәхимсезлек очраклары еш булуы турында сөйләде. Белгеч фикеренчә, әти-әниләргә балаларның үз-үзләренең тотышларына игътибарлырак булырга кирәк.
Беренче нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Әйтик,өстәл артында бала үз-үзен ничек тота. Бала ашаудан борын җыерамы, әллә, ашарга теләмиме? Бу хәлгә бармак аша гына карарга ярамый, алга таба ни булачагын күзәтергә кирәк.
Баланың агрессия, озакка сузылган кәефсезлеге, үзе белән үзе генә калу теләген борчулы билгеләр дип санарга кирәк. Хәлне анализларга, аның кайчан башланганын, сәерлекләр нәрсә белән бәйле булуын ачыклау дөрес булачак. Баланы эчке проблемалары еш кына аның почеркында чагылырга мөмкин. Кәгазьдә язган вакытта балаларның язуына карага кирәк. Әгәр ул каты басып, кәгазьне тишәрлек итеп яза икән борчылырга урын бар.
 Балаларның социаль челтәрләргә чумып, үз - үзләренә китүен дә еш кына агрессия билгесе итеп карарга кирәк. Гадәттә, мондый балалар ата-аналар арасында тулы аңлашу булмаган гаиләләр дә була. Мондый очракларда яшүсмерләр чит кешеләр белән аралашуда үзенә игътибар, җылылык эзли. Ә бу үз чиратында начар кешеләргә юлыктырырга мөмкин.
Гаилә психотерапевты Наталья Наумова фикеренчә, кансызлыкның сәбәбе-компьютер уеннарында түгел, ә мәктәптәге яшьтәшләре, әйләнә тирәдәгеләр белән уртак тел таба алмауда.
Әгәр дә ата-аналар үз балаларының тотышында шикле үзгәрешләр күрә икән, вакытында алар белән үзара ышанычлы мөнәсәбәтләрне торгызу, аңлашу,  ярдәм кулы сузу дөрес  адым булачак.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ