Балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак

Мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 24–25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак.

3D-модельләштерү форумына Россиянең 30 төбәгеннән балалар җыелачак, дип хәбәр ителә «Әлмәт таңнары» сайтында.

Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT-Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак. Катнашучыларга жирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак. 

Фәния Лотфуллина

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.