Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларына кабул итү тәртибе гадиләштерелде

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерде, дип хәбәр итә ведомствоның мат...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга балаларны кабул итү тәртибен гадиләштерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
2022 елның 1 мартыннан балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) балалар бакчасына кабул итү өчен медицина бәяләмәсен бирмәскә хокуклы.
Мәгариф оешмасына юллау яки кабул итү өчен ата-аналар (законлы вәкилләр) түбәндәге документларны тәкъдим итә:
- баланың атасының яисә анасының (законлы вәкиленең) шәхесен раслаучы документ йә чит ил гражданының яисә Россия Федерациясендә гражданлыгы булмаган затның шәхесен раслаучы документ;
- опеканы билгеләүне раслаучы документ (кирәк булганда);
-психологик-медик-педагогик комиссиянең документы (кирәк булганда);
– сәламәтләндерү юнәлешендәге төркемдә укуга ихтыяҗны раслаучы документ (кирәк булганда).
Шулай ук ата-аналар өстәмә рәвештә белем бирү оешмасына баланың туу турында таныклыкны, беркетелгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклыкны яки баланың тору урыны, фактта яшәү урыны турында белешмәне үз эченә алган документны тапшыралар.
Билгеләнгән территориядә яшәү урыны яки тору урыны буенча баланы теркәү турында таныклык булмаганда, ата-ана (законлы вәкил) баланың тору урыны, фактта яшәү урыны турында белешмәләре булган документ тапшыра.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ