Балалар наркотикларга каршы

Кичә Казан каласының Яңа Савин районындагв 71 нче гомуми белем бирүче урта мәктәбенең “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проект активистлары һәм “Бәхетле балачак” отрядының 5 нче В сыйныфы укучылары “Елмаю белән уртаклашыгыз” республика акциясендә катнашты. Акциянең максаты– наркотикларга каршы актив гражданлык позициясен актуальләштерү , сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү. Акция игелеккә һәм әйләнә-тирә дөньяга  карата эмоциональ-позитив мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Проектта катнашучылар үз куллары белән стикерлар ясады, шатлык, сәламәтлек, яхшы  кәеф теләгән сәламнәрен яздылар. Акцияне  1 нче сыйныф укучылары тамаша кылды һәм  бәйрәмчә узды.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.