Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен татар телеканалы тәүлек буе эшли башлый

Тиздән «ШАЯН ТВ» балалар каналы тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак. Мондый  хокукны бирүче телевизион лицензия 25 октябрьдә алынган. Бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр итә. Канал эфирга тәүлек...

Тиздән «ШАЯН ТВ» балалар каналы тәүлек әйләнәсе эшли башлаячак. Мондый  хокукны бирүче телевизион лицензия 25 октябрьдә алынган. Бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе хәбәр итә.


Канал эфирга тәүлек әйләнәсе 12 ноябрь 12 сәгатьтә чыгар дип планлаштырыла. Шулай ук бу көнне shayantv.ru сайты эшли башлау көтелә. Сайт ярдәмендә «ШАЯН ТВ» балалар каналын Россиядә генә түгел, чит илдә дә карап булачак.

Телевизион каналда 20 дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар, телевизион    уен - шоулар һәм викториналар, шулай ук татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар,  фәнни-популяр, документаль, әдәби жанрлардагы  дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар урын алачак. Эфирның төп өлешен 6 сәгатьлек блок: 1 сәг.45 мин. каналда җитештергән тапшырулар һәм 4 сәг. 15 мин татар теленә тәрҗемә ителгән контент тәшкил итәчәк. Тәүлегенә ул 4 тапкыр кабатланачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ