Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар түләүләрендә үзгәрешләр

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләрне яңа кагыйдәләр буенча башкарачаклар.Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.1 марттан Россиядә ана капиталыннан айлык түләүләр тәртибе үзг...

Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга түләүләрне яңа кагыйдәләр буенча башкарачаклар.Тиешле указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
1 марттан Россиядә ана капиталыннан айлык түләүләр тәртибе үзгәртелде. Аларны озайту өчен гариза бирергә кирәк. Түләүләрне исәпләүнең автомат режимы бетерелде.
Айлык түләүләр күләме төрлечә: 50, 70 яки яшәү минимумының 100 проценты. Хокукый мәгълүмат сайтында балалар түләүләрен билгеләү тәртибе белән танышырга була. Әгәр гаиләнең җан башына туры килә торган кереме балалар өчен яшәү минимумының 50 проценты күләмендә исәпкә алынган булса, айлык түләү күләме балалар өчен яшәү минимумының 75 процентын тәшкил итәчәк.
1 гыйнвардан ай саен түләнә торган балалар акчасы киредән исәпләнәчәк. Әлеге түләүләр балаларның яшәү минимумыннан чыгып билгеләнәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ