Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны беренче сыйныфка кабул итү башланачак

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана. 2022 елда Татарстанда парталар артына 55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның 20 меңнән артыгы Казан укучылары.Иң мөһиме, бел...

1 апрельдә балаларны беренче сыйныфка кабул итү башлана. 2022 елда Татарстанда парталар артына 55 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак, шуларның 20 меңнән артыгы Казан укучылары.
Иң мөһиме, белем оешмалары 1 апрельдән 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлеккә ия булучыларның документларын кабул итә башлый. Әгәр якындагы мәктәп кайбер сәбәпләр аркасында канәгатьләндерми һәм сез балагыз өчен башка уку йортын сайлагансыз икән, бу очракта 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.
Сыйныфлар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына, мәктәп җитәкчелеге документларны кабул итүдән баш тарта ала. Документлар, мәктәпләрдә буш урыннар беткәнче, 5 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Кызганычка каршы, ата-аналар сайлаган мәктәптә укырга теләк белдерүчеләр санына караганда урыннар саны азрак булуы күзәтелә. Бу очракта яшәү урыны буенча мәгариф идарәсе органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш.
Мәктәп җитәкчелеге башта барлык документларны кабул итә, яңадан тикшерә, өч эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң, 1 июльдән 5 июльгә кадәр, баланы беренче сыйныфка кабул итү турында боерык чыгара. Бу мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче һәм балалары укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла.
Әгәр сез гариза һәм документларны 6 июльдән соң тапшырсагыз, баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы боерык мәктәп тарафыннан 5 эш көне эчендә чыгарыла.
Судья, прокурор һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары интернатлары булган белем оешмаларына чираттан тыш кабул итү хокукына ия.
Беренче чираттагы хокуктан гаиләләренең яшәү урыны буенча хәрби, Росгвардия һәм җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе (УФСИН), полиция, эчке эшләр органнарының полиция хезмәткәрләре булмаган хезмәткәрләренең балалары файдалана ала.
Беренче сыйныфка теркәлгәндә өстенлекле хокукка бер гаиләдә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган бертуганнары (энесе һәм (яки) сеңлесе) укый торган мәктәпкә баручы балалар ия.
Өстенлекле һәм беренчел хокук белән керүчеләр өчен әлеге хокукны раслый торган документ кирәк. Мәсәлән, өстенлекле хокукны раслау өчен энесе һәм (яки) сеңлесенең туу турында таныклыклыгы күчермәсе.
Конкрет йортның кайсы мәктәпкә беркетелгән булуын ничек белергә?
Уку йортлары һәм аларга беркетелгән адреслар исемлеге район яки шәһәр администрациясе тарафыннан формалаштырыла һәм җирле актта языла, аннары ул мәктәпләрнең рәсми сәхифәләрендә агымдагы елның 15 мартыннан да соңга калмыйча Интернетта урнаштырыла.
1 нче сыйныфка кабул иткәндә нинди документлар кирәк булачак?
– Ата-ана (законлы вәкил) шәхесен раслаучы документ күчермәсе;
– туу турында таныклык яки гариза бирүченең туганлыгын раслаучы документ күчермәсе;
– өстенлекле хокукны раслау өчен абыйсы һәм (яки) апасының туу турында таныклыклыгы күчермәсе;
– яшәү яисә тору урыны буенча баланың теркәлүен раслый торган таныклык;
– чираттан тыш, беренче чиратта кабул итү хокукын раслаучы документлар күчермәләре;
– мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен психологик-медик-педагогик комиссия бәяләмәсе күчермәсе (булган очракта).
Башка документларны тапшыру таләбе рөхсәт ителми.
Ата-аналар документларны ничек тапшыра ала?
Гариза һәм документлар:
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша;
- шәхсән гомуми белем бирү оешмасына;
- почта элемтәсе операторлары аша;
- электрон формада (кәгазь чыганактагы документ, сканерлау яки фотога төшерү юлы белән электрон формага үзгәртелгән) мәктәпнең электрон почтасы ярдәмендә;
- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталлары функционалыннан (сервисларыннан) файдаланып тапшырырга мөмкин.
Ата-аналарга документлар биргәндә мәктәп сайты ярдәм итә. Анда барлык документлар һәм мәгълүматлар урнаштырыла. Әйтик: кабул итү башлану һәм тәмамлану көннәре, гариза бирергә мөмкин булган сайтка сылтамалар (дәүләт хезмәтләре порталының расланган язмасы кирәк), гариза формасы һ.б. Ата-аналар гаризасында шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә, укыту телен һәм өйрәнү өчен туган телне сайлау кирәк.
Әгәр дә баланы мәктәпкә тиешле яшьтән алдан яки соңрак бирергә карар кылгансыз икән (ягъни балага 6,5 яшь яки инде 8 яшь тулган икән), сезгә яшәү урыны буенча мәгариф идарәсеннән тиешле рөхсәтнең оригиналын алырга кирәк була. Район мәгариф идарәсе баланың мәктәпкә сәламәтлеге һәм физик әзерлеге турында поликлиникадан алынган белешмә нигезендә документ бирә.
Игътибар итегез, баланы мәктәпкә кабул итүдән баш тарту  мәктәптә буш урыннар булмау очрагында гына булырга мөмкин. Балаларны тестлар нигезендә кабул итәргә тырышу законсыз. Укучыларның мәктәпкә әзерлек буенча белем бирү учреждениесенә дәресләргә йөрүе укырга кергәндә өстенлекле хокук булып тормый. Чөнки ул –  өстәмә түләүле белем бирү хезмәте. Бу программа 1 нче сыйныфка керүчеләр өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килә. Мондый дәресләр бала өчен бик файдалы һәм аңа уку елында үзен ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге курсны сайлауны баланың законлы вәкилләре хәл итә.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ