Superjob сервисы үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Россиядә һәр дүртенче ата-ана (25%) үзенең баласы мәктәпне ярата, ә һәр унынчы (10%) укытучыларны, дәресләрне һәм сыйныфташларны ярата дип раслый. Сораштыруда катнашучыларның 17 проценты баланың укырга яратмавын белдерә.
Мәктәпкә мәхәббәтнең иң азын 5–9 нчы сыйныф укучылары — 20%, кече сыйныф укучылары һәм өлкән сыйныф укучылары 15 һәм 14% кичерә.
Ни өчен балалар мәктәпкә тискәре карыйлар?! Сораштыру нәтиҗәләре буенча, болар барысы да начар билгеләр, укытучылар белән катлаулы мөнәсәбәтләр, укуга кызыксыну һәм яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләрдә проблемалар булмау аркасында килеп чыга.