Балалары лагерьда ял иткән ата-аналарны нәрсә борчый?

ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов быел җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында лагерьләр буенча ата-аналарны күбесенчә кэшбек программасы, лагерьгә юлламалар һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык мәсьәләсе борчыганын әйтте.

«17 меңнән артык шалтырату кабул ителде. Әти-әниләр еш кына кэшбек программасы белән балалар лагерьләренә юлламалар, лагерьләрдә санитар-эпидемиологик куркынычсызлык белән бәйле мәсьәлә белән кызыксынды», — диде ул Хөкүмәт йортында матбугат очрашуында.

Тимур Сөләйманов Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьләрнең эшен социаль челтәрләрдә яктыртуга да зур игътибар бирелүен искәртте. «Бу күпчелек мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек бирде», — диде ул.

«Татар-информ» материаллары буенча

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *