Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалы гаиләләргә пособиеләр бирү кагыйдәләре үзгәрә

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр һәм сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга пособиеләр бирү кагый...

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр һәм сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга пособиеләр бирү кагыйдәләрен үзгәртәчәк.
Хәзерге вакытта пособиеләр гаилә әгъзаларының хезмәт хакы (хезмәт хакы, стипендия, эшмәкәрлектән керем, пенсия) яки объектив тормыш шартлары буенча керемнәре булмауны исәпкә алып билгеләнә. Шулай ук аерым очракларда йөклелек тә керем булмауның бер сәбәбе булып тора.
«Хәзер кагыйдәләр үзгәрәчәк: учетка куелганнан алып бала табуга кадәр вакыт хезмәт хакы булмау өчен объектив сәбәп булып саналачак», – дип язылган министрлыкның рәсми Инстаграм аккаунтында.
Министрлык мәгълүматлары буенча, пособиеләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр ел ахырына кадәр кертеләчәк, дип хәбәр итә «ТАСС».

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ